Бу коточкыч хәл кичә Зорге урамында булган.
Тәрәзәдән егылып төшкән баланың хәле авыр, әмма тотрыклы. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Бәхетсезлек очрагы кичә кичен булган. Канга баткан дүрт яшьлек баланы шул тирәдән узып баручы үсмерләр күреп алган.
Кызчыкны нейрохирургия бүлегенә озатканнар. Аңа кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat