Татарстанда коега егылып төшкән ике баланы коткарганнар

Алар коллекторга егылып төшкәч, люк капкачы ябылган.
Казанда коллекторга егылып төшкән ике үсмерне “тозак”тан чыгарганнар. Бу хакта “KazanFirst” Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Балалар уйнап йөргән бер мәлдә кинәт кенә коега егылып төшкән. Шулчак люк капкачы гөрселдәп ябылган һәм ике үсмер “тозак”та калган. Дуслары авыр тимер капкачны үзләре генә күтәреп ача алмаган.
Коткаручылар тиз генә арада килеп, балаларга коедан чыгарга ярдәм иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү