Татарстанда “Бердәм Россия” агитбригадалары, партия эмблемасы төшерелгән автобусларга утырып, 10 июльдән халыктан тәкъдимнәр җыя. Агитбригада әгъзалары шәһәр-авылларда яшәүчеләргә урамнарда агитация материаллары өләшәләр, Дәүләт Советына партиядән депутатлыкка кандидатлар турында, гомумән, сайлаулар, ни өчен партияне хуплауның мөһимлеге турында сөйлиләр.
Кама Тамагы районының Иске Казый авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуда кайберәүләрне депутатка мөрәҗәгать юллау мөмкинлеге кызыксындырды. Биредә яшәүчеләргә моның тәртибе тәфсилләп аңлатылды.
Татарстанда “Мой депутат” онлайн-сервисы эшли. Депутатка үзеңне борчыган сорау бирү өчен сайттан (kandidat.tatar) файдаланырга яки эш көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькәчә 8 800 222 17 08 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
“Бердәм Россия” мобиль агитбригадаларының тагын бер мөһим бурычы – халыктан тәкъдимнәр җыю. Иске Казый авылы халкы депутатлардан күршедәге Каратал авылына кадәрге юлга асфальт түшәүне сорады. Моннан тыш җирле Мәдәният йортында интернет юк икән. Ә бу бик күп кыенлыклар тудыра. Тагын бер мөһим проблема – район үзәгенә кадәр маршрут автобусларының сирәк йөрүе.
“Халык белән очрашулар бик мөһим һәм кирәк. Авыл халкы үзенең туып үскән җирендә нәрсәне үзгәртергә кирәклеген кемгә караганда да әйбәтрәк белә. Кешеләрнең барлык тәкъдимнәре һәм теләкләре, һичшиксез, исәпкә алыначак, аларның эш тәҗрибәсе һәм белеме урында авыр мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм итәчәк”, – дип белдерде Иске Казый авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев.
Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында яшәүчеләр исә үзләренең туып үскән җирендә тормыш сыйфатын яхшырту өчен бик күп эшләр башкарылып килүен билгеләп үтте. Биредә юлны тәртипкә китергәннәр, модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзегәннәр, Мәдәният йортын капиталь төзекләндергәннәр.
“Халык белән даими очрашулар көн кадагындагы мәсьәләләрне ачыклау һәм аларны хәл кылу мөмкинлеге бирә, – дип билгеләп үтте Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев. – Без кешеләрнең барлык теләк-тәкъдимнәрен тиз генә ишетеп. кирәкле чаралар күрергә тиеш. Мәсәлән, авыл халкы су басуга каршы чаралар күрүне сораган иде. Быел бездә гидротехник корылманы капиталь төзекләндерү эше башланды. Халыкның эчәр суга ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен быел яңа скважина бораулау күздә тотыла.”
Бригадалар 5 зонада: Казан, Идел аръягы, Кама аръягы, көньяк-көнчыгыш һәм Чаллы зоналарында эшли. Автобуслар һәр көн саен 15 торак пунктта булып китә. Һәр бригадага бу зонадагы эш өчен җаваплы кеше, партиянең җирле бүлеге вәкиле, агитатор керә. Агитбригадалар, дүшәмбе һәм сишәмбедән тыш, һәр көн саен 11.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.
Мондый очрашуларда халыкны, бигрәк тә торак пунктлар арасындагы юлларның төзеклеге, су белән тәэмин итүнең сыйфаты ,элемтә, интернет, почта элемтәсе юклыгы, балалар мәйданчыклары җитмәү, мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү з мәсьәләләре борчый. Шушы вакыт эчендә 150 авыл җирлегендә 9 меңнән артыграк кеше белән очрашу узган инде. Барлыгы 600 авылда очрашулар үткәрү күздә тотыла