Хаталы юл. Машина йөртүчеләр ни өчен кагыйдә боза?

Казанда бер машина йөртүчегә ел башыннан бирле  штраф турында 288 «сәлам хаты» җибәргәннәр. Бу – рекордлы сан, диләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә. Полиция вәкилләре йөздән артык штрафы булган машина йөртүчеләрне дә барлаган. Алга таба алар белән шәхсән очрашырга ниятлиләр. Ул арада Татарстан ил күләмендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен иң күп штраф салынган төбәкләрнең беренче бишлегендә кала бирә. Рульдәгеләр ни өчен белеп һәм белмичә кагыйдә боза? «ВТ» тәртипсез йөртүчеләрнең холкын ачыкларга тырышты.

 

Хәвефле август

Ел башыннан бирле Татарстанда 1285 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 1600гә якын кеше зыян күргән, 150 кеше, шул исәптән 8 баланың гомере өзелгән. Куркыныч саннар. Шуңа күрә дә республикада юлда йөрү кагыйдәләрен еш бозучылар белән эшне көчәйткәннәр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөздән артык штрафы булган машина йөртүчеләрне барлаган һәм әлеге мәгълүматны җирле администрацияләргә юллаган. Алга таба тәртипсез йөртүчеләр белән урыннарда аңлату эшләре оештырырга ниятлиләр. Әйтүләренә караганда, мондый сөйләшүләрнең файдасы бар. Ел башыннан бирле Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 150дән дә күбрәк штрафы җыелган 43 машина йөртүче белән очрашкан. Тәртипсез йөртүчеләр арасында юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары 40 процентка кимегән, ди. Күбрәк нәрсә өчен штраф салулары да билгеле. Беренче урында – тизлекне арттыру. Икенче урында – каршы як полосага чыгу. Беренче өчлектә юл билгеләре таләпләрен үтәмәү һәм куркынычсызлык каешын эләктермәү дә бар.

Җәй азагында юлларда аеруча сак булырга кирәк. Кредит оешмаларының берсе үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, илдә яшәүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен күбрәк августта боза икән. Моны халыкның җәй азагында күпләп ял итүе белән аңлатканнар. Мантыйк бар: «Рус ДТП» автомобиль порталы мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтләре төш вакыты тирәсендә һәм якшәмбе көнне күбрәк теркәлә. Ял башны әйләндерә, димәк.

2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан ил күләмендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен иң күп штраф салынган төбәкләрнең беренче бишлегенә керә. Шунысын да искәртик: сүз юлдагы камералар ярдәмендә билгеләнгән штрафлар турында бара. «Сәлам хатлары»н җан башына бүлеп караганда, бездән алда – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе.

 

Уйларга вакыт юк

Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева әйтүенчә, кешенең юлда үз-үзен ничек тотуы иң беренче чиратта аның психологик үзенчәлекләренә бәйле.

– Әгәр юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны төркемнәргә бүлеп карасак, иң элек игътибарсыз кешеләр турында әйтергә кирәк, – ди белгеч. – Алар юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белә. Әмма игътибарсызлыклары аркасында кагыйдә бозалар. Икенче төркем – үз гомерләрен куркыныч астына куярга яратучылар. Әйе, алар юлда ничек йөрергә кирәк икәнен аңлый, әмма артык тәвәккәл булулары өстенрәк чыга. Өченче төркем – тормыш кагыйдәләрен белә торып та, аларны үтәргә теләмәүчеләр. Алар кечкенәдән үк, үзләре дә белештермичә, җилгә каршы баралар. Дүртенчесе – үз-үзләрен генә яратучылар. Боларның тирә-юньдәгеләргә исләре дә китми, иң мөһиме – аларга яхшы һәм уңайлы булсын.

Бүгенге кебек тиз тормышта юлда бер-береңә хөрмәт күрсәтү өчен вакыт та, теләк тә калмый. Психолог әнә шул фикердә.

– Без еш кына юлларда машина йөртү культурасы җитми дияргә яратабыз. Ә каян килсен соң ул? Машина йөртү культурасы кешенең психологик халәтенә бәйле. Бүгенге тормышның ритмы бик кызу. Без барыбыз да көн буе тыз-быз чабабыз. Барыбызга да каядыр өлгерергә, нидер эшләп калырга кирәк. Шуңа күрә еш кына көннең ничек узуын да сизмибез. Бу исә – организм өчен бик зур стресс. Нәтиҗәдә кешенең психологик халәте тотрыксызлана. Юллардагы «бөке»ләр киеренкелекне арттыра гына. Өлгермибез, соңга калабыз. Юлда бер-береңне хөрмәт итү турында уйларга вакыт та калмый хәтта, – ди Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева.

Машина үзе үк рульдәге кешене юлда дорфа кыланырга этәрергә мөмкин. «Күз алдына гына китерегез: үзегезне «Жигули»да ышанычлырак хис итәсезме, әллә люкс класслы «иномарка»дамы? – ди әңгәмәдәшем. – Кәттә, зур машина кешегә үз-үзенә артык ышаныч, дорфалык, «миңа бар да ярый» дигән хис өсти. Автомобиль ул «өй» кебек. Әле ул зур, матур һәм тиз дә булсамы! Юлдагы көндәшлек агрессиягә китерә. Ахыр чиктә тормыш кагыйдәләре бозыла».

 

Штрафлар «эшләми»

Башкаладагы «автомәктәп»ләрнең берсендә укытучы Илнар Җиһаншин сүзләренә караганда, штрафлар саны артуга рульдәгеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен белмәве дә сәбәпче.

– Машина йөртү таныклыгы алырга дип укырга килүчеләр нишли? Алар юлда йөрү кагыйдәләре китабындагы рәсемнәрне аңламыйча ятлый. Ә кагыйдәләргә төшенеп тә тормыйлар. Иң мөһиме – тизрәк имтихан тапшыру. Таныклык алалар, әлбәттә. Тик «автомәктәп»тән чыгып китүгә, бөтен ятлаганнары онытыла, – ди Илнар Җиһаншин.

Аның әйтүенчә, юлда машина йөртү культурасы юк дәрәҗәсендә. «Рульдәгеләр бер-берсенә юл бирми, юл билгеләре белән исәпләшми, җәяүлеләрне күрергә дә теләми, – ди ул. – Заман чире – телефон да бик нык комачау итә. Галимнәр раслаган: юлдагы вазгыятьне кулдан ычкындыру өчен игътибарны өч секундка читкә юнәлтү дә җитә. Ә күпчелек исә телефоннан сөйләшкән арада машина йөртә».

Кулга «права» алганчы ук юлда бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтеп буламы? Бу сорауны укытучыга бирдек. «Дәресләрдә бу хакта кат-кат сөйлибез. Үлемгә китергән юл һәлакәтләре видеоязмаларын күрсәтеп, кайсы очракта үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен аңлатабыз. Мөнәсәбәт төрле. Кемдер колак сала, ә кайберәүләр мондый видеоязмаларны елмаеп-көлеп карап утыра. Андыйларның юлыңда очрамавы хәерлерәк», – ди Илнар Җиһаншин.

Тәҗрибәле автосәяхәтче Артур Газизов әйтүенчә, штрафлар белән генә юлда тәртип урнаштырып бетереп булмаячак.

– «Сәлам хатлары» билгеле бер вакытка кадәр генә «эшли». Бер килә, ике, ә аннары ияләшеп тә китәсең. Штраф белем өстәми. Машина йөртүчеләр юлда үзләрен дөрес тотсын өчен, җәза түгел, ә белем кирәк. Мәсәлән, әгәр кеше юлда йөрү кагыйдәсен тупас боза икән, аны кабат курсларга җибәрсеннәр. Чит илләрдә мондый тәҗрибә бар. Гомумән, кайбер илләрдә штрафсыз йөртүчеләргә «страховка» ясатканда ташлама да бирелә. Ник бездә дә шулай эшләмәскә? – ди ул.

Россия автомобиль йөртүчеләре федерациясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, Татарстан ил күләмендә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен иң күп штраф салынган төбәкләрнең беренче бишлегенә эләгүенә тәртипсез йөртүчеләр генә түгел, ә юлларда камераларның күп булуы да сәбәпче. «Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәү комплекслары юлда берничек тә билгеләнми. Безгә читтән килүчеләр алар турында белми дә, ничек барсалар шулай баралар. Хәрәкәт итү тизлеген чикләү тамгаларының күп булуы да юлдагы вазгыятькә тәэсир итәргә мөмкин», – дигән ул.

Радик Нуруллин үзенең тәртипсез йөртүче булуын яшерми. Күпме штрафы барлыгын да хәтерләми ул. «Мин җинаятьче түгел. Юлда беркемгә дә зыян салганым юк. Зур тизлек яратам, шул гына. Гел рульдә йөргәч, атнасына кимендә ике-өч штраф килә. Беркөнне юлда инспекторлар туктаткач, 12 мең сумлык штраф түләдем. Кесәмдә артык акча юк иде. Җибәрделәр. Камералар теркәгән штраф өчен машина йөртү таныклыгын тартып алу, иректән мәхрүм итү кебек катгый җәза юк. Ә юлда ничек йөрү – минем үз эшем», – ди ул.

Юл гына барыбыз өчен дә уртак…

 

Сан

Былтыр илдә машина йөртүчеләргә 141 миллиард сумлык 221 миллионга якын штраф салганнар. Штрафның уртача күләме – 790 сум.

Юлда дорфа йөртүче белән очрашсаң, нишләргә?

– Бүген машина йөртүчеләрнең 60–70 проценты юлда буллинг белән очраша. Моннан берничек тә качып котылып булмавын аңларга һәм үзегезне мөмкин кадәр сабыр тотарга тырышыгыз.

– Гади һәм иң нәтиҗәле кагыйдә: юләргә юл бирегез.

– Юлда үзен дорфа тоткан кеше белән низагка керергә ярамый. Чөнки ул сездән нәкъ менә шуны көтә дә инде. Агрессорга «корбан» кирәк.

– Исегездә тотыгыз: юлда тупас кыланучы кеше белән балачактан сеңеп калган психологик комплекслары һәм мин-минлеген раслап күрсәтү теләге идарә итә. Ә психологик травманы юлда гына хәл итеп бетереп булмый.

(Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева киңәшләре)

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү