Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Рухи Ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең әһәмияте” V Халыкара фәнни-дини конференциядә катнашучыларына сәламләү юллады.
“Мөһим фәнни-дини конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны эчкерсез сәламлим, – диелгән анда. – Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин башлангычында уздырылучы “Рухи Ефәк юлы” мөселман өммәтен үстерү, диннәр һәм милләтләр арасындагы мөнәсбәтләрне камилләштерү, радикаль идеология таралуга юл куймау буенча көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен абруйлы мәйданчыкка әйләнде.
Быел бу чара Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәрендә, БРИКС лидерларының XVI саммиты алдыннан уздырыла. Анда гаять әһәмияте халыкара мәсьәләләр, шул исәптән күп полярлы гадел дөнья булдыру мәсьәләсе каралачак.
Дин әһелләре интеграция процессларында, илебездә диннәр арасында тынычлык-татулыкны, шулай ук дип тотучылар арасында тугандашлык элемтәләрен ныгытуда гаять зур роль уйный.
Татарстанда гадәттәге рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, югары квалификацияле дин белгечләре һәм дин әһелләре әзерләү (шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин ярдәмендә булдырылган Болгар ислам академиясендә) аерым игътибар үзәгендә тотыла. Бүгенге катлаулы шартларда илебезнең милли-мәдәни һәм социаль-икътисадый мәнфәгатьләрен саклау-яклауга аерым зур әһәмият бирелә.
Республикада ел саен “Россия – Ислам дөньясы: KAZANFORUM” Халыкара икътисадый форумы, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме утырышы, Бөтенроссия татар дин эшлеклеләре форумы, Изге Болгар җыены кебек әһәмиятле чаралар уздырылып килә. Бу эш шул исәптән Россиянең ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә дә юнәлдерелгән.
Бүгенге конференциянең бай программасы һәм анда чит илләр һәм Россиянең абруйлы дәүләт эшлеклеләре, танылган галимнәр, дин белгечләре, перспективалы яшь дини лидерлар катнашуының, көн кадагындагы бурычларны хәл кылу мөмкинлеге биреп, мөселман өммәтенең бердәмлелеген ныгытуга зур өлеш кертәчәгенә ышанам.
Барыгызга да тынычлык, иминлек һәм барлык изге башлангычларыгызда уңышлар телим!”
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat