Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә режимында Россия Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышында катнашты. Анда илдә киңлекне үстерү стратегиясен эшләү, югары белем системасын үзгәртү мәсьәләләре каралды, “Россия Федерациясендә нотариат һәм нотариаль эшчәнлек турында” федераль закон проектының төп тезислары тыңланды. Утырышны Федерация Советы Рәисе беренче урынбасары Андрей Яцкин һәм Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая уздырды.
Андрей Яцкин, утырышны ачып, соңгы елларда килеп чыккан кыенлыкларның һәм Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы гамәлләренең илдә киңлек үсешен билгеләгән төп факторларга әйләнүен билгеләп үтте. “Шул исәптән төбәкләрне үстерүдә дәүләт сәясәтенең яңа нигезләрен дә эшләргә туры киләчәк”, – дигән ул.
Сенатор фикеренчә, яңа документ илнең һәм төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешендә фаразлар нигезенә әйләнергә тиеш.
Ирина Яровая, үз чиратында, хезмәт базарының эшче кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында квалификацияле белгечләр әзерләү өчен югары белем бирү системасын үзгәртүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Икътисадны әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, вузларга максатчан алу турында закон эшләдек, – дип басым ясап әйтте ул. – Башкарма органнарга бу юнәлештә эш бирүчеләр белән активрак төстә эшләргә кирәк. Белгечләрне максатчан җыю мөмкинлекләре бик зур”.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары 17 июльдә Казанда Дәүләт Советы депутатлары катнашында мәгариф турында федераль законга үзгәрешләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелүен искә төшереп, Татарстанның белгечләрне максатчан җыю механизмын эшләү һәм гамәлгә кертү тәҗрибәсенә игътибар итәргә чакырды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat