Татарның үзе булган, эзе калмаган?

Элеккеге Чистай өязендә татар тормышына кагылышлы 12 музей ачарга җыеналар

Сизәсездер, мөгаен, бүген Чистай төбәге турында еш искә алалар. Чөнки шәһәр, зур грантлар отып, туризмны үстерүгә багышланган яңа концепция төзеде. Аның нигезендә  күпсанлы музейлар төзү планлаштырыла. Бу – әлбәттә, бик кирәкле эш. Әмма шул ук вакытта Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән, бар гомерен халыкка хезмәткә багышлаган бөек татар шәхесләре бөтенләй диярлек «онытылып» калган.

Бу хакта безгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов җиткерде. «Шушы хатаны төзәтү, милли мирасны саклап калу өчен татар җәмәгатьчелеге күтәрелеп чыкты. Бу җәһәттән конгресска да зур йөкләмәләр билгеләнде. Эшләнәсе эшләр һәм аларның чыннан да бик мөһим икәнлеген халыкка да җиткерәсе иде»,  – диде ул.

Олуг хәзинә

Очрашуда Гаяз Исхакыйның туган җире – Чистай районының Яуширмә авылында туып-үскән Сурия Усманова да бар иде. Ул гомере буена табиб булып эшләгән, юрист белгечлеге дә алып чыккан. Әмма төрле гаделсезлекләр аны тарихчылар арасына алып килгән.

– Шушы изге җирләрдә татар халкының бөек язучылары, мәгърифәтчеләре, галимнәре, артистлары туып-үскән, – дип туган ягы белән таныштырудан башлады сүзен Сурия ханым.

Сан 

 Аларның саны 100дән артык. Бу өязгә 21 волость кергән. Бу – хәзерге Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Чирмешән районнары. Революциягә кадәр Чистай Казаннан гына калышкан. Чистай сәүдәгәрләре нигездә икмәк сатканнар, шәһәр Россия империясендә икмәк сатучы үзәк буларак танылган. 1917 елда өяз халкының 400 меңе авылларда яшәгән, ә Чистайның үзендә 30 мең кеше көн күргән.

– Чистай өязендә туып-үскән олы шәхесләребез искиткеч күп. Арада бөек язучылар, галимнәр, мәгърифәтчеләр, татар театрына нигез салучылар, илебез өчен гомерен биргән милләтпәрвәрләр бар. Әмма аларның хезмәтләре турында сөйләүче музейлар юк.

2015 елны Чистай шәһәре «Всемирный банк развития»дән бик зур күләмдә грант отты. Акча шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерү өчен бирелде. Тарихны саклап калу өчен яңа концепция язылды. Моңа кадәр Чистайда 3 музей булса, аларның саны 12гә җитәчәген белдем. Туган як бит инде. Нәрсәләр була икән дип, кызыксына башладым. Шул вакытта әлеге концепциядә татарга урын булмавына исем китте. Башымда мең төрле сорау туды. Шул өлкәдәге белгечләргә мөрәҗәгать иттем. Ә алар: «Чистайда татар тарихы турында мәгълүмат юк», – дип җавап бирделәр. Аптырап калдым. Туган җирнең тарихын үзем өйрәнергә керештем.

Боз кузгала

Эшен берничә юнәлештә башлый Сурия ханым. Башта китапханәләрдә, архивларда, интернет челтәрендә актарына. Җитәкчеләргә хатлар яза. Очрашулар таләп итә. Конференцияләрдә чыгыш ясый. Газеталарда мәкаләләр бастыра… Уңай җаваплар да ала ул. Берсе дә каршы килмәгән кебек үзе. Әмма җиң сызганып эшләргә тотынучы гына күренми. Азрак селкенүчеләр табыла табылуын.

Шул эшләргә җавап йөзеннән, бездә татарга музей бар, дип җавап бирер өчен диптер инде, дип уйлый Сурия ханым, 2018 елда Чистай хакимияте Гаяз Исхакый музеен Яуширмә авылыннан Чистайга күчерү идеясе белән чыга. Актив эш башлый. Сурия ханым Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге җитәкчесе Ринат Закировка бара. Ул исә бу мәсьәләне Дәүләт Советының комитет утырышына чыгарырга ярдәм итә. Депутатлар Чистайга, Яуширмәгә баралар. Ахыр чиктә Дәүләт Советында бу проблеманы җентекләп тикшерәләр, тиешле карарлар кабул итәләр. Сүрия ханым үзе дә комитет утырышында чыгыш ясый, республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать әзерли.

Тарихны өйрәнү – бер нәрсә, инде ачыкланган кадәрен, күзгә күренеп торсын дип, мәңгеләштерергә дә кирәк бит. Шул җәһәттән 2019 елда Сурия Усманова белән галимә-язучы Тәэминә Биктимирова «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дип аталган проект эшләп, «Татнефть» хәйрия фонды уздырган конкурста катнашып, җиңеп чыгалар. Саллы гына тарихи китап дөнья күрә. Тәкъдим итү кичәсе дә үткәрелә. Аннан коронавирус дигән афәт башлана: эш тукталып кала.

2023 елда, пандемия мәрәкәләре тәмамлаганнан соң, күтәрелеп китәргә тагын бер җай чыга. Сурия ханым Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать итә. Чөнки Чистайдагы татар мәдәниятенә карашның аңа да тынгылык бирмәгәнен сизенә ул. Ничек тә булса теләктәшләр табарга да кирәк бит. Ялгышмый. Нәтиҗә булып, Ркаил Зәйдулланың депутат соравы Татарстан Рәисенә җиткерелә. Язучылар берлегендә «түгәрәк өстәл» оештырыла.

– Өяз тарихын өйрәнгәндә, башка тарихчы галимнәрнең дә хезмәтләренә юлыктым, – ди Сурия ханым. – Баксаң, алар шактый икән. Өйрәнелгән нәрсәләр күп, әмма алар нигезендә тарихны саклау эше дәвам иттерелмәгән. Кыскасы, эзләнелгән, ачыкланган, язылган, ә шул мәгълүматтан файдаланып, нидер эшләргә кирәксенүче булмаган.  Шундый галимнәрнең берсе Илдус Заһидуллин белән без хәзер кулга-кул тотынышып эшлибез. Алай гына түгел, шушы идея белән янып йөргән галимнәрдән бер төркем оешты. Бу башлангычны Татар конгрессы да күтәреп алды. Бергәләп Чистайда татар тормышына кагылышлы булачак музейларның исемлеген төзедек.

Музейлар

Ирек Шәрипов җитәкчелегендәге эшче төркем төзегән музейлар исемлеге «түгәрәк өстәл» беркетмәсенә кертелгән инде. Ул гына да түгел, һәр музей өчен бина да сайланган.

– Шул арада ничек табып бетерә алдыгыз? – дигән соравыма да шактый кызыклы җавап ишеттем.

– Чистайда буш биналар күп. Татар бистәсендә яшәгән кешеләргә яңа йортлардан фатирлар биргәннәр. Ә искеләре, ягъни тарихи биналарның күбесе ташландык хәлдә ята. Халык элек үзе яшәгән фатирлардан алып булырлык нәрсәләрнең барысын да алып киткән. Кайсын кубарган, кайсын кискән, җимергән һ.б. Дәүләт саклавындагы объектлар булса да, ни кызганыч, мондый хәлгә үз вакытында бернинди чик куелмаган. Әлеге йортлар буш торганга, музейлар өчен биналар табу авыр булмады. Тик, аңлашыла ки,  аларның барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Татарны бер нәрсә коткарып калган: Чистайда мөхтәсибәт бик көчле. Дин өлкәсенә элеккедән килгән мөнәсәбәт беркайчан да үзгәрмәгән. Алар ярдәме белән татар җәмгыяте дә тулы канлы тормыш алып бара. Хәзер дә телне, тарихны саклауда без аларга таянабыз, – ди Ирек Шәрипов.

Элеккеге Чистай өязендә булачак музейлар исемлеге

  1. «Гаяз Исхакый һәм XX йөз башы татар иҗтимагый хәрәкәте»
  2. «Мәшһүр хатыннар»
  3. «Камалия» мәдрәсәсе музее
  4. Имам-хатыйп, мөдәррис һәм шәех Мөхәммәдзакир Чистави музей-йорты
  5. Чистайның Татар бистәсе музее
  6. Археология музее
  7. Чистай төбәгенең татар язучылары музее
  8. Чистай төбәгенең татар артистлары музее
  9. Татар сәүдәгәре утары комплексы (ишегалды, кое, яшәгән йорты янында кибете, ат абзары, мунча биналарын кертеп)
  10. Чистай төбәгенең мәшһүр татар шәхесләре музее
  11. Чистай мөселман хатын-кызлар көллияте музее (Әмирхания көллияте)
  12. Әмирханнар династиясе яки Фатих Әмирхан музее

Сүз дә юк, бу – бик күләмле эш. Җиң сызганып тотынырга күп кенә карарлар кабул ителгән инде. Безгә: «Хәерле сәгатьтә!» – дип теләргә генә кала. Болай да бай тарихның төпкеленә тирәнрәк төшкән саен, моңа кадәр хәтта галимнәр дә белеп бетермәгән яңалыклар күбрәк ачыклана төшә. Шуңа күрә без дә бу темага кабат әйләнеп кайтырбыз әле.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү