Бу елның 6 аенда Татарстанда ислам банкингы аша 1200дән артык килешү төзелгән. Аларның гомуми суммасы 3 миллиард сумга җиткән. Банклар хәләл ипотека да рәсмиләштерә. Баксаң, ул очсызракка да чыга икән. Татарстанда партнерлык финансларына бәйле тәҗрибә барышы турында сөйләделәр.
Билгеле булганча, узган елның сентябрендә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда сынау рәвешендә ислам банкингы эшли башлады. Аның төп максаты – исламча һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Ул хәләл банкингны үстерергә ярдәм итәр, шулай ук, ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә булышыр дип тә көтелә. Аңлашыла ки, ислам банкингы традицион банк системасыннан аерыла һәм ул дингә таяна. Белүебезчә, Коръәндә риба тыела, чөнки дин буенча җиңел юл белән кергән табыш хупланмый. Шуңа күрә бу очракта процентларны ышанычка нигезләнгән партнерлык алмаштыра.
– Быел 6 айда Татарстанда ислам банкингы аша 1225 килешү төзелгән. Килешүләрнең гомуми суммасы – 2,8 миллиард сум, – диде Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы партнерлык финанслары бүлеге җитәкчесе Руслан Хәлиуллин. – Республикада әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Әлегә тәҗрибәдә барлыгы 22 компания катнаша. Аларның 16сы Татарстанда тәкъдим ителгән.
Эшне җайга салу өчен вакыт кына кирәк. Шәригать кануннарына туры килүче хезмәтләр тәкъдим итүчеләр шулай ди. «Совет заманыннан соң хәләл иткә дә кытлык зур булган. Хәзер исә аны бөтен җирдә саталар. Ислам банкингы белән дә шул ук хәл. Аны тулы көченә эшләтеп җибәрергә берникадәр вакыт кирәк. Без – зур юлның әле башында гына», – диде тәҗрибәдә катнашучы «НурФинанс» оешмасы җитәкчесе Айрат Шакиров.
Форсаттан файдаланып, тармакка бәйле проблемаларны да атадылар.
– Иң беренче чиратта, тәҗрибәдә катнашучыларга бердәм стандартлар кирәк, – ди «Ак Барс» банкының ислам банкингы үзәге җитәкчесе Марат Садриев. – Без аңлатмалар нигезендә эшлибез. Тик төрле белгечләр бер үк продуктны төрлечә аңлатырга мөмкин. Нәтиҗәдә, ул кайдадыр рөхсәт ителә, ә кайдадыр юк. Хәер, бу юнәлештә эш башланды инде.
Аның әйтүенчә, халык арасында ислам банкингы турында мәгълүмат җитмәү дә эшне тоткарлый. «Салымнарга бәйле кыенлык та борчый. Мәсәлән, гади банк тәкъдимнәре белән чагыштырганда, ислам финанслары буенча дәүләт пошлинасы кыйммәткәрәк төшә. Фатир сатып алганда хәләл ипотека рәсмиләштерүчеләр 20 мең сум түләсә, калган очракларда ул нибары 2 мең сум тәшкил итә», – диде банк вәкиле.
Ипотека дигәннән, Татарстанда банктан хәләл юл белән фатир сатып алучылар бар инде. «Бездә ислам ипотекасы 2019 елдан бирле гамәлдә. Әмма тиешле закон булмаганлыктан, аны кече компанияләр аша гына рәсмиләштерә алдык. Тәҗрибә кысасында, хәзер хәләл ипотеканы турыдан-туры банк аша да алырга мөмкин. Гади банк тәкъдиме белән чагыштырганда, ул очсызракка да төшә. Чөнки арадашчылар юк. Хәләл торакка ана капиталы акчасын юнәлтү мөмкинлеге дә бар. Шундый тәүге килешүләр майда ук төзелде», – дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Шунысы хак: яңа закон халык арасында ислам финансларына карата кызыксынуны арттырган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, ел башыннан бирле ислам кагыйдәләре нигезендә төзелгән килешүләр саны ике тапкыр арткан әнә. «Хәләл акча мөселманнарны гына кызыксындырамы?» – дип тә сорады журналистлар. «Кибеттә хәләл колбаса сатып алганда: «Сез мөселманмы?» – дип сорамыйлар бит», – җавап бирделәр бу юнәлештә гомуми исәп алып барылмавына ишарәләп. Аерым оешмалар гына белешеп караган: ислам банкингына өстенлек бирүчеләрнең кимендә яртысы – башка милләт вәкилләре. «Хәләл ул – сыйфат билгесе, шуңа күрә ышаналар», – диде Руслан Хәлиуллин.
Татар-информ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat