Татарстанның халык артисты Вадим Захаров Раил Садриевның хәлләрен белешеп, кунакка кереп чыккан. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Вадим Захаров сүзләренчә, ул Буа районы Әхмәт авылдагы бәйрәмдә чыгыш ясаганнан соң дусты Раил Садриевның хәлләрен белеп чыгарга булган. Вадим Раил әфәнденең бик күп китапларын күреп, бу кадәрне чынлап укуы-укымавы турында сораган:
— Мондагы китап. Моның барысын да укыдыңмы соң Раил абый, — дип сорый ул.
— Бөтенесе булмаса да, 1000 укылгандыр, — ди Раил әфәнде.
Искәртәбез, Раил Садриевны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Аңа «Дәрвиш» спектакле сәбәпле сораулар барлыкка килгән. Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның мартыннан маена кадәр Садриев спектакльне куючы буларак үзенең эшмәкәр хатынын күрсәтә. Чынлыкта исә ул бу эшне башкаручы булмый. Зыян 450 мең сум тәшкил итә, дип фаразлана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat