Кичә Ульяновск өлкәсенең Цильнинск районында коточкыч юл һәлакәте булган – 6 җиңел машина һәм 2 йөк машинасы бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәткә MAN йөк машинасы рулендәге ир-ат (Татарстаннан) гаепле. Авариядә бер хатын-кызның гомере өзелгән. 11 кеше, шул исәптән биш яшькә кадәрге өч бала хастаханәгә озатылган. Җинаять эше кузгатылган, дип яза Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фаҗига якшәмбе – 28 июльдә, “Цивильск – Ульяновск” А151 федераль автомобиль юлының 164нче чакрымында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Татарстаннан MAN рулендәге 1984 елгы ир-ат, машинасы “чыгымчылап”, Lexus автомобиленә килеп бәрелгән. Lexus, үз чиратында, Toyota Land Cruiser 300га килеп кергән. Анысы Toyota Land Cruiser 200, LADA Vesta, Datsun, Nissan Almera һәм Scania йөк машинасының бәрелешүгә китергән.
Барлыгы 11 кеше, шул исәптән 2 яшьтән 5 яшькә кадәрге өч бала хастаханәгә озатылган. Хастаханәдә Lexus пассажиры – 1959нчы елгы хатын-кызның гомере өзелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat