Бик көчле магнит давылы көтелә

Кояшта бик көчле шартлау булу сәбәпле, Җиргә магнит давылы якынлаша. Аның иң кызган чагы сишәмбегә туры килә. Бу хакта “Татар-информ” “Метеовести” порталы мәгълүматларына таянып яза.

Авторлар әйтүенчә, бүген төнлә кояшта бик көчле шартлау (Х1,5 егәрлегендә) теркәлгән. Ул быелгы иң көчле 20 шартлау исәбенә кергән. Моннан тыш, якшәмбе көнне М классындагы (уртача егәрлектәге шартлау) ике шартлау булган. Шимбәдә дә берничә шартлау күзәтелгән. Боларның барысы да кояш активлыгының яңа чорга керүе турында сөйли.

“Инде бүген төнлә Җирдә җиңелчә генә магнит давылы (G1) башланып китәргә мөмкин. Сишәмбедә ул даими көчәеп, көннең икенче яртысында иң югары ноктасына (G3 классы) җитәчәк. Бу исә бик көчле магнит давылы булачагын аңлата”, – диелә хәбәрдә.
Белгечләр искәртеп үткәнчә, чәршәмбе көнне магнит давылы акрынлап туктаячак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү