Соңгы мәгълүматларга караганда, “Казан-Адлер” поездында Чаллыдан 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган. 19 баланың 5 педагог озатуында “Хрустальный дельфин” балалар һәм яшьләр иҗаты халыкара фестиваль-бәйгесенә барышы булган.
Алар арасында зыян күрүчеләр юк – барысы да Котельников шәһәренә кунакханәгә озатылган.
Республика җитәкчелеге Волгоград өлкәсендәге коллегалары белән даими элемтәдә тора.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat