Бәхет һәм акыл эше. Уку йортларында документлар кабул итү төгәлләнде

Югары уку йортларында бюджет бүлегенә документлар кабул итү төгәлләнде, абитуриентлар нәтиҗә көтә. Быел мәктәпне тәмамлаучылар кайсы вузларны сайлаган? Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр нинди? Республика вузларындагы вазгыятьне белештек.

КФУ

Казан федераль университеты матбугат хезмәте белдергәнчә, югары уку йорты быел 166 меңнән артык гариза кабул иткән. Шуларның 98042се – бюджет урыннарына. КФУда исә барлыгы 7,5 мең бюджет урыны бар. Абитуриентлар арасында иң популяр юнәлешләр булып халыкара мөнәсәбәтләр, икътисад һәм мәгълүмати технологияләр санала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: КФУда быел да БДИда йөз балл туплаучыларга акча түләячәкләр. Һәр фән өчен – 100әр мең сум. Саллы бүләк абитуриентларны кызыксындырмый калмаган. Бу хакта саннар да сөйли: КФУга йөз балл җыючы – 472 кеше, ике йөз балл җыючы – 26 һәм өч йөз балл җыючы ике абитуриент укырга керергә теләк белдергән.

Чаллы кызы Әминә Гыймазетдинова кая керәсен инде күптән сайлап куйган – ул үзен филолог итеп күрә. Сүз уңаеннан, Әминә рус әдәбияты һәм җәмгыять белеме буенча БДИдан 200 балл туплаган.

– Бернинди сере дә юк, бик күп укыдым. Күп тырышырга һәм үзеннән-үзе берни дә килеп чыкмаячагын аңларга кирәк. Бюджетка укырга керү зур стимул булды. Фәнне ярату, аның белән кызыксыну да мөһим. Яратмасам, мондый нәтиҗәләргә ирешә алмас идем, – ди Әминә. – Документларны төрле вузларга һәм төрле юнәлешләргә тапшырып карадым. Үземә күбрәк филология якын. Шуңа КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керергә телим. Минем баллар белән сайлау мөмкинлеге дә зур иде. Мәскәү, Питерга да үтә ала идем. Әмма мин Казанны сайладым. Чаллы да якын гына, бер дә еракка китәсе килми.

КНИТУ-КАИ

КНИТУ-КАИның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Роман Моисеев әйтүенчә, югары уку йорты якынча 27 мең гариза кабул иткән. Быел яшьләрне, гадәттәгечә, программист, электроника юнәлешләре кызыксындырган. Авиатөзелеш, радиоэлектрон системалар, икътисад юнәлешләренә дә бәйге зур булган.

Узган ел белән чагыштырганда абитуриентлар да арткан, быел аларның саны – 4,5 мең (500 кешегә күбрәк). Бюджет урыннарына 3 меңгә якын кешене алачаклар. Быел КАИда өстәмә рәвештә инженер-техник белгечлекләр буенча 150 бюджет урыны ачканнар. Әмма Роман Моисеев әйтүенчә, программистлар акча күп эшли дип, инженер булырга теләмиләр икән.

– Кызганыч, безнең югары балл җыючылар, нигездә, Мәскәү һәм Петербург вузларын сайлый. Казан исә үзенә көнчыгыш һәм төньяк төбәкләрдә яшәүчеләрне җәлеп итә. Безгә Якутиядән, Чиләбе өлкәсеннән, Красноярскидан килеп укучылар күп, – диде Роман Моисеев.

КХТИ

Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университетының кабул итү комиссиясе сәркатибе Ирек Шәрапов белдергәнчә, вуз 37,5 меңнән артык гариза кабул иткән. Быел университет беренче курска 2110 студентны кабул итәргә ниятли. Абитуриентлар арасында, елдагыча, «Нефть һәм газ эше», «Мәгълүмати куркынычсызлык», IT-белгечлекләр, мода һәм дизайн белән бәйле юнәлешләр популяр. Абитуриентлар арасында йөз балл җыючы егерме егет һәм кыз бар.

КДЭУ

Казан дәүләт энергетика университетында 2100 бюджет урынына 4745 кеше дәгъва кыла. Барлыгы вузга 15,2 мең гариза бирелгән. КДЭУның үсеш һәм инновацияләр буенча проректоры Ирина Әхмәтова сүзләренчә, быел күп еллар эчендә беренче тапкыр техник, инженерлык белгечлекләренә кызыксыну арткан. Шулай ук, гадәттәгечә, IT, «Атом станцияләрен проектлау һәм эксплуатацияләү» юнәлеше популяр. Ә иң зур конкурс (бер урынга – 26 кеше) – социология юнәлешендә. Техник белгечлекләрдә исә бер урынга – унлап кеше.

Хәзерге вакытта югары уку йортларына документларның оригиналын (төп нөсхәсен) кабул итү бара. Аны 3 августка кадәр тапшырырга кирәк. Түләүле бүлекләргә документ кабул итү 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү