Районнардагы физик культура һәм спорт бүлекләренә 45 яңа машина тапшырдылар

Бүген Казанда Татарстан районнарындагы физик культура һәм спорт бүлекләренә 45 Lada Granta автомобиле тапшырдылар. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган тантанада вице-премьер Ләйлә Фазлыева, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бүген Татарстанда яшәүчеләрнең 63 проценты физик культура белән шөгыльләнә, республика спортчылары зур уңышларга ирешә. “Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның физик культура бүлекләренә машиналар тапшыру турындагы карары күп нәрсә турында сөйли. Спорт һәрберебез белән янәшә”, – диде Ләйлә Фазлыева. Вице-премьер тантанада катнашучыларны 10 августта билгеләп үтеләсе Физик культурачылар көне белән котлады һәм спорт министры Владимир Леоновка символик ачкычны тапшырды.
Владимир Леонов әйтүенчә, районнарда эшләүчеләрнең эш һәм мәшәкате күп, шуңа яңа машиналарның ярдәме зур булачак.
“Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2030 елга республикада физик культура белән шөгыльләнүчеләр санын 75 процентка җиткерү бурычын куйды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү