Халыкны ниләр борчый? Районнарда нинди проблемалар бар? Әлеге сорауларга җавап табар өчен, Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатлыгына кандидатлар бөтен республиканы йөреп чыгарга карар кылган. «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонының беренче тукталышы Питрәч булды.
Питрәчлеләр белән очрашуга килүчеләр арасында Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да бар иде. Аның сүзләренә караганда, районнарда яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәрен тыңлау төрле дәрәҗәдәге бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
– Кая гына барсаң да, җирле халыкның сораулары күп була. Мондый очрашуларда исә борчыган сорауларыңны бирү һәм шунда ук җавап та алу мөмкинлеге бар, – диде ул. – Питрәчне аерым алсак, монда илкүләм һәм республика проектлары бик актив тормышка ашырыла. Ләкин район үсә, яңа бистәләр оеша. Аларда социаль объектлар төзергә кирәк. Әйтик, Царево бистәсендә яшьләр үзәге, психологик ярдәм күрсәтү үзәге дә юк. Балалар бакчаларында урыннар җитми. Мондагы иң актуаль проблемалар шул дип уйлыйм.
Питрәчнең бер мандатлы 49 нчы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат, Татарстан Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты Михаил Сыровацкий да бу сүзләрне куәтләде.
– Җанлы аралашу рәвешендә оештырылган очрашулар халыкка якынрак булырга ярдәм итә. Кайсы өлкәләрдә нинди җитешсезлекләр бар? Без нәрсә эшли алабыз? Әнә шул сорауларга җавап табасың. Ә алар исә безнең эшчәнлекнең нигезен тәшкил итә, – диде ул.
Ә халыкны нәрсә борчый соң? Бу сорауны питрәчлеләрнең үзләренә бирдек.
– Бездә яшәүчеләрнең күпчелеге Казанга барып эшли. Ә бу иртән һәм кичен шактый вакытны ала. Районда кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар күбрәк булсын иде. Читкә китмичә генә эшләр идек. Әйтик, Питрәчтә балалар өчен уен бүлмәләре юк. Күпбалалы гаиләләр шактый бит. Миңа калса, бу юнәлештә шактый уңышка ирешеп булыр иде, – дип сөйләде Диана ханым Фадеева.
Гомере буе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән бер ханым кандидатларга авылларда даруларга кытлык булуы турында сөйләде.
– Безнең районда нибары җиде авылда гына даруханә эшли. Башка авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында эшләүчеләр, дистә чакрымнар узып, авыл халкына дару алырга бара. Кемнедер яллап кына шәһәргә барган фельдшер күпме дару алып кайта ала инде? Җитмәсә, даруларны саклау таләпләре дә бар бит. Бу проблеманы күчмә даруханәләр оештырып чишәргә була дип уйлыйм, – дип аңлатты ул зарын.
Билгеле, район күләмендә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел бу. Өстәвенә, ул Питрәч районы өчен генә түгел, башка районнар өчен дә актуаль. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне хәл итүдә «Сәламәтлекне саклауда яңа технологияләр» яңа илкүләм проектының мөмкинлекләрен кулланырга кирәк булачак.
«Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны Татарстанның 30 район һәм шәһәре аша узачак. Депутатлыкка кандидатлар төялгән зур автобус 4 сентябрьдә соңгы тукталышка – Чаллыга кадәр барып җитеп, кире Казанга кайтачак.
Сайлаулар – саннарда
Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларын 8 сентябрь көнне сайлаячакбыз. Парламентның яңа составына керәчәк 100 депутат биш елга сайлана. Аларның 50се – бердәм республика округы буенча, 50се – бер мандатлы округ буенча.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Советына депутатлыкка кантдидатларны тәкъдим итү тәмамланды. Барлыгы 427 кеше тәкъдим ителгән. Аларның 179ы – бердәм республика округы буенча, 248е – бер мандатлы округ буенча.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat