Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин Лисичанскидагы күп фатирлы йортларның ягып җылыту сезонына әзерлеген тикшерде. Хәзер гомумйорт мөлкәтендә мөмкин булган техник проблемаларны ачыклау өчен үзәк җылыту системасын тикшерү буенча актив эш алып барыла.
Эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белән башкарыла. Искәртик, Луганск Халык Республикасы хезмәттәшләренә ярдәмгә Лисичанскига Татарстаннан ике авария бригадасы җибәрелде.
Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәр администрациясе, торак-файдалану оешмасы вәкилләре һәм Татарстан авария бригадалары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Эшләр көн саен контрольдә тотыла, дип хәбәр итте ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat