Татарстанда 49 яшьлек ир-ат 30 ел элек күршесенә револьвердан аткан өчен хөкем ителәчәк

Казанда 49 яшьлек ир-ат 30 ел элек күршесен үтерү омтылышы ясаган өчен суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып яза.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, гаепләнелүче 1993 елның 23 апрелендә исерек хәлдә револьвер тотып урамга чыккан. Анда күршесе белән сүзгә кергән һәм, ир-атның күкрәгенә атып, юк булган. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

Гаепләнелүченең кайда икәнлеге 2024 елның июлендә ачыкланган. Элекке җинаятьләрне ачу буенча аналитик төркем (аңа хокук саклау органнары хезмәткәрләре кергән) револьвердан атучының туганы йортында бу кешенең телефонын (аның аша ул Сургутта яшәүче бер ир-ат белән әледән-әле сөйләшеп торган) кулга төшергән. Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары Сургутта яшәүченең нәкъ менә шул гаепләнелүче булып торуын күрсәткән. Аны Казанга алып кайтканнар.

Тикшерүчеләр бик күп дәлилләр җыйган. Җинаять эше, расланган гаепләү бәяләмәсе белән, судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү