Кесә генә чыдасын. Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Уку башланырга бер ай вакыт калып бара. Димәк, балаларның өс-башын кайгыртыр вакыт җитте. Әти-әниләр уку кирәк-яраклары сатып ала башлады инде. Быел бер укучыны мәктәпкә әзерләү 20–30 мең сумга төшә. «ВТ» хәбәрчесе базар, кибетләргә чыгып, бәяләрне өйрәнеп кайтты.       

Быел мәктәп товарлары 10 процентка кыйммәтләнгән. Бер баланы мәктәпкә җыю уртача 15 мең сумга төшә. Моны аналитик үзәкләр мәгълүматларын өйрәнеп, «Известия» басмасы ачыклаган. Әлеге суммага мәктәп формасы, букча, күлмәк, чалбар, көндәлек һәм спорт аяк киеме, футболкалар һәм канцелярия товарлары керә. «Авито», «Яндекс.Маркет» кебек хезмәтләр чыгарган статистикалар буенча һәм без сораштырган әти-әниләр сөйләвенчә, мәктәпкә әзерләнү якынча 30–40 мең сумга төшә. Саный китсәң, укучыны мәктәпкә җыю өчен кирәкле әйберләр исемлеге шактый зур. Тәҗрибәлерәк әти-әниләр җәй башыннан ук кием-салым караштыра башласа, кайберләре август җиткәнне көтә.

Юрганыңа карап…

Халык арасында иң популярлардан булган Вьетнам базарына юл тоттым. Әти-әниләр балаларын инде мәктәпкә әзерли башлаган.

– Быел төпчек улыбыз беренче сыйныфка бара. Без августны көтеп тормадык. Кием-салымны иртәрәк ала башладык. Сер итеп кенә әйтәм, июнь – июль айларында бәяләр бик «тешләми», – ди базарга улы белән килгән Кадрия Сәлахова. – Барлык кирәкле әйберләрне алдык диярлек: коңгырт төстәге костюм, өч күлмәк, чалбар, аяк киемнәре. Канцтоварлар гына аласы калды. Узган ел ике малайны киендерергә 25 мең сум акча тоттык. Быел чыгымлырак булды. Беренче сыйныфка барганда баштанаяк өр-яңа әйбер аласы килә бит. Бәяләр дә арта гына бара. Инде 15 мең тирәсе тоттык. Өчесенә 30–40 мең сум җитәр дип уйлыйм.

Базардагы сатучылар исә: «Халык күп түгел, әле иртәрәк, августта йөри башлыйлар», – ди. Әлегә көненә мәктәпкә әзерләнүче 2–3 кеше булырга мөмкин. Алар әйтүенчә, хәзер кеше күбрәк интернет-кибетләрдән ала. Тагын берсе: «Без шок хәлендә. Товар күп, кеше әз», – дип көрсенде.

– Бүген ялдан соң эшкә беренче көн чыктым. Сатып алучылар әллә ни юк әле. Әле киемнәрне үтүкләп, элеп куйдым гына. Бәяләр артты, димәс идем. Әйтик, малайларга костюмнар – 3500–4000 сум тирәсе, кечкенәләре – 3000. Ак күлмәкләр – 700дән 1200 сумга кадәр. Чалбарлар 1500 сум тора. Бәясе сыйфатына карап инде. Сайлау мөмкинлеге зур, – ди мәктәп формалары сатучы Айзилә апа.

Чыннан да, базарда нинди генә фасонлы әйберләр юк. Үзебездә җитештерелгән киемнәрдән тыш, Белоруссия, Төркия, Кытайныкылар да бар. Бәяләре, киемнең материалы, җитештерүчесе һәм үлчәменә карап, төрлечә. Монда инде һәркем юрганына карап аягын суза.

Базарны әйләнеп чыккач, Казанның бер сәүдә үзәген урарга булдым. Көн кичкә таба авышса да, балалар кибетләрендә мәктәпкә әзерләнүче әти-әниләр күренгәли иде әле. Әйтергә кирәк, кибет һәм базар бәяләре арасында әллә ни аерма юк. Кайбер кибетләрдә базарга караганда арзанрак та әле. Кайбер әти-әниләр мәктәп товарларын өйдән чыкмый гына сатып алуга өстенлек бирә. Интернет-кибетләрдә кием-салымын да, каләм-дәфтәрен дә табарга була. «Известия» мәгълүматларына караганда, әти-әниләр мәктәп кирәк-яракларының 60 проценттан артыгын онлайн кибетләрдән һәм популяр маркетплейслардан ала.

«40 мең сум тоттык»

Блогерлар гаиләсе Айназ һәм Айдар Габидуллиннарның күңелле мәшәкатьләр чоры. Кызлары Нурия быел беренче сыйныфка бара. Бу көннәрдә алар да мәктәпкә кием, уку кирәк-яраклары алып йөрү белән мәшгуль.
– Беренче баланы беренче мәртәбә мәктәпкә җыябыз. Шуңа күрә чагыштыра алмыйбыз. Әлегә 40 мең сум тирәсе тотканбыздыр. Мәктәп формасы, кирәк-яраклар алдык. Әле бөтен нәрсә алынып бетмәде, – диде Айназ.

Мәктәп чыгымнары бигрәк тә күпбалалы гаиләләрнең кесәсенә сукмый калмый. Казаннан күпбалалы Әнисә Рәхимованың уллары быел 5, 8 һәм 11 нче  сыйныфка бара.

– Без әле әзерләнә башламаган. Берсе быел мәктәпне бетерде, аны уку йортына урнаштырып йөрдек. Балалар хәзер зур инде, киемнәрне үзләре Кытайдан заказ биреп алалар. Зурдан кубып әзерләнмибез, кирәк саен гына алабыз, – диде Әнисә ханым.

Акчаны ничек янга калдырырга?

Финанс киңәшчесе Елена Сальниковадан 4 киңәш
– Нәрсәдер сатып алганчы, булган әйберләрегезне карап чыгыгыз. Шуннан соң кирәклеләренең исемлеген төзегез.
– Мәктәп формасын интернет аша сатып алганда, алдан ук заказ ясарга һәм сатып алучыларның бәяләрен укып эш итәргә кирәк.
– Әгәр бер атна-ун көн көтсәгез, мәктәп формасын бик яхшы ташлама белән сатып алырга мөмкин.
– Базарда сатулашу комачау итмәс, күп очракта бәяне бераз булса да киметеп була.

Кызлар өчен

Мәктәп формасы – 1200 сумнан алып 4000 меңгә кадәр.

Сарафан – 1400–2500 сум.

Итәк – 600–1200 сум.

Кофта, блузка – 800–1500 сум.

Кардиган яки джемпер – 800–1500 сум.

Аяк киеме (2–3 пар кирәк) – 1200–3000 сум.

Рюкзак – 1000–3500 сум.

Колготки (2–3 кирәк) – берсенең бәясе 300 сумнан башлана.

Бантик – 200–350 сум.

Гольфа – 150–300 сум.

Малайлар өчен

Пиджак-чалбардан торган мәктәп формасы – 3000–6000 сум.

Аерым чалбар – 1000–1900 сум.

Жилет – 800–1100 сум.

Күлмәк (2–3 кирәк) – 600–1200 сум.

Аяк киеме (2–3 пар кирәк) – 800–1900 сум.

Галстук – 200–250 сум.

Трико – 250–400 сум.

Сораштыру

Балага мәктәпкә кием, уку кирәк-яракларын кайдан сатып аласыз?

Базардан 34,88%

Кибеттән 55,81%

Интернет-кибет, маркетплейслардан 18,6%

Башка вариант 9,3%

«ВТ»ның «ВКонтакте» социаль челтәрендә үткәргән сораштыруыннан

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү