Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләрне кабул итү дәвам итә

Росгвардиягә Россия гражданнары хәрби вазыйфаларга һәм махсус полиция званиесенә ия булучылар биләргә тиешле вазыйфаларга кабул ителә.
Хәрби хезмәткәрләр контракт буенча Росгвардиянең хәрби частьләрендә һәм Росгвардиянең округ гаскәрләре подразделениеләрендә хезмәт итә.

Хезмәткәрләр ведомстводан тыш сак хезмәте, лицензия-рөхсәт бирү эше һәм махсус билгеләнештәге подразделениеләрдә (ОМОН һәм СОБР) хезмәт итә.

Росгвардия гаскәрләрендә хезмәт итүгә алынган хәрбиләр һәм хезмәткәрләргә күп кенә социаль гарантияләр бирелә. Кайберләре:
өстәмәләрдән тыш, 106 мең сум һәм күбрәк хезмәт хакы;

Росгвардия һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы шифаханәләрендә бушлай ял итү мөмкинлеге һәм медицина ярдәме;

махсус кием-салым, кайнар ризык һәм бушлай торак белән тәэмин итү;

ел саен 40 тәүлектән 70 тәүлеккә кадәр түләүле чираттагы ял, шул ук вакытта ялга бару һәм кире әйләнеп кайту өчен кирәкле вакыт бирелә;

20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы;

кимендә 10 ел эшләгән хезмәткәрләр торак сатып алу яки төзүгә бер тапкыр социаль түләү алу хокукына ия. Хәрби хезмәткәрләр тупланма-ипотека системасында катнаша ала.

Махсус полиция званиесе алган хәрбиләр һәм хезмәткәрләр өчен законда күздә тотылган башка гарантияләр.

Кандидатларга карата таләпләр

Хәрби хезмәткәрләр:
18-49 яшькә кадәрге, хөкем ителмәгән кандидатлар карала.
Медицина тикшерүе, хәрби-табиб комиссиясеннән башка гына, яшәү урыны буенча үткәрелә.
Хәрби хезмәттән китүчеләрне кабул итү рөхсәт ителә. Бу хәрби хезмәт стажын дәвам итү мөмкинлеге бирә.

Хезмәткәрләр:
18 яшь һәм аннан зуррак яшьтәге, хөкем ителмәгән кандидатлар
кече җитәкчеләр (полиция прапорщигына кадәр) өчен – тулы (гомуми) урта белемгә ия булу;
урта яки өлкән җитәкчеләр өчен – югары яки урта һөнәри белемгә ия булу;
хәрби-табиб комиссиясе бәяләмәсе нигезендә, сәламәтлекнең хезмәткә алу өчен яраклылык категориясе.

Контракт буенча хәрби хезмәтне сайлап алган очракта, тормышыгызда тотрыклылык, хыялларыгызны гамәлгә ашыруда зур мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, югары дәрәҗәдә социаль статуска ия булачаксыз.
Теге яки бу сорауга җавап табу өчен Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (www.16.rosguard.gov.ru)
Адресы: Казан ш., Сул Болак ур., 20 й.
Телефоннары: 8 (843)231-44-48; +7-991-831-55-06.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү