Бер ир-ат 10 яшьлек балага пневматик пистолеттан аткан

25 июльдә Санкт-Петербургның Колпино районындагы балалар мәйданчыгында 47 яшьлек ир-ат 10 яшьлек кызга пневматик пистолеттан аткан. Суд бу бәндәне сак астына алу турында карар чыгарган, дип яза “РИА Новости”.

Баланың күкрәгенә зыян килгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Пневматик пистолеттан аткан адәм үтерү омтылышында гаепләнелә. Гадәттән тыш хәлне тикшерү дәвам итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү