«Романтика белән генә кешене тотып калып булмый»: авылны ничек яшәтергә?

Авылны ничек яшәтергә һәм яшәртергә? Биектау районында узган очрашуда шул сорауга җавап эзләделәр. Хәзер эшләмәсәң, аннары соң булырга мөмкин.

Иң борчыган сорауларның берсе – авыл яшәүчеләрнең картаюы. Татарстан гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә шул ук хәл. Саладан калага күчү дәвам итә, ә чыгып киткәннәрнең бик сирәге генә кире кайта. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтүенчә, эшләргә кеше табу кыенлаша. Нәтиҗәдә мигрантларны җәлеп итәргә туры килә. Әмма әлегә кадәр Татарстанда да, гомумән Россиядә дә авылның тормыш рәвешен саклап калырлык зур программа юк. Ярдәм итү чаралары бар, әмма зур проблеманы хәл итәрлек дәрәҗәдә түгел.

«Бүген төп бурыч – авылны саклап калу. Икенче проблема авыл хуҗалыгында икътисадның тотрыксыз булуы. Анысы да авылның язмышына йогынты ясый. Авылда эшләгән кешенең керемен шәһәрдәге дәрәҗәдә тәэмин итә алмыйбыз икән, нәрсәдер эшләүдән файда юк. Бүген энтузиазм һәм романтика белән генә кешене тотып калып булмый», – диде Марат Әхмәтов. Авыл урамнары турында җырларга, туган як җылысы хакында яратып сөйләргә була, әмма кеше матди як турында күбрәк борчыла.

Китүчеләр күп, ә кайтучылар сирәк булу аркасында, авылда эшләргә кеше җитми. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, авыл хуҗалыгын яңарту буенча зур эшләр башкарылу, яңа технологияләр барлыкка килү мәсьәләне өлешчә булса да хәл итәргә мөмкинлек бирде. Югыйсә, хәлләр тагын да мөшкелрәк булыр иде. Яңа техника белән бер кеше элеккеге дүрт механизаторны алмаштыра ала, эшне дә күбрәк башкара. Хезмәт хакы да күбрәк чыга, чөнки дүрт кеше урынына берсенә генә түлисең бит. «Яңа технологияләр «демографик чокыр»ны күмеп торырга мөмкинлек бирде, әмма бу проблема алга таба тагын калкып чыгачак. Чөнки бөтен җирдә эшләргә кеше кирәк», – диде Марат Әхмәтов.

Бу хәлдән ничек чыгарга? Марат Әхмәтов төзелешне авыл ягына таба борырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта республикадагы торакның 90 проценты Казан һәм Чаллыда, шушы ике шәһәр тирәсендә төзелә. Бу исә янә сала кешесен калага таба суыра.  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, бу – республика дәрәҗәсендә хәл ителерлек мәсьәлә.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтүенчә, республикада яшьләрне авыл хуҗалыгына җәлеп итү программалары, төрле ярдәм чаралары бар. Әмма бу гына җитмәгәнне ул үзе дә таный. Министр урынбасары фикеренчә, кешенең фикерләү рәвешен үзгәртергә кирәк. «Элек авыл кешесе дигәч, башына бүрек, өстенә фуфайка, аягына резин итек кигән кеше күз алдына килә иде. Әле исе дә килеп тора. Авыл кешесе инде күптән үзгәрде. Бу хакта бөтен җирдә сөйлибез. Яшьләр белән күбрәк эшләргә, аларга аңлатырга кирәк», – ди Ленар Гарипов.

 

Татарстанның авыл хуҗалыгы саннарда

  • Авылларда 930 мең кеше яши.
  • Авыл хуҗалыгы тармагында 140 мең кеше эшли.
  • 4,5 миллион гектар авыл хуҗалыгы җире бар.
  • Татарстан агросәнәгать комплексына 5 елда 146 миллиард сумлык инвестиция кертелгән.
  • 2023 елда 590 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.
  • Татарстанда савылган сөт Россиядә җитештерелгәннең 6 процентын тәшкил итә.
  • Республика ит, иген, бәрәңге, шикәр чөгендере, йомырканы иң күп җитештергән 10 төбәк арасына керә.
  • 900 мең баш чамасы мөгезле эрек терлек бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү