Күтәрмә түгел сәхнә: өтерне кая куябыз?

Без әле кая барабыз? Һәрдаим игътибар үзәгендә булган артистларның кайбер гамәлләреннән соң әнә шул сорауны бирәсе килә. Хәзер инде җырлый белмәгән җырчыларга әллә ни аптырамыйбыз. Замана техникасы анысын да җайлый. Тик кайберәүләр тавышны гына түгел, әхлак, тамашачыга карата хөрмәтне дә икенче планга куя башлады. 

Күптән түгел рус эстрадасы артистларының берсе, үзенең ни кыланганын аңламыйча, социаль челтәрләрдә шау-шу кузгатты. Ахырдан ул бу хәлләрне авыр югалту кичерүенә бәйләп аңлатты. Әмма, беренче генә очрак булмагач, югарыда булырга тиешле сәхнә кешеләренең түбән тәгәрәве турындагы сүзләр тиз генә  тынмады.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, бик күп җырчыларның остазы, профессор Винера Ганиева фикеренчә, тормышта нинди генә хәлләр булуга карамастан, артист тамашачы каршына елмаеп чыгарга тиеш.

– Бер артистның кыланмышы белән бөтен сәхнә кешеләрен тигезләргә ярамый, билгеле. Төрле һөнәр ияләре арасында төрле акылдагы кешеләр бар. Ләкин сәхнәгә менеп, андый түбәнчелеккә төшү беркемгә дә кичерелми. Безнең һөнәр шул ягы белән катлаулы да инде: шәхси борчуларыңны беркем сизәргә тиеш түгел. 2002 елда әтием вафат булды. Мин бу югалтуны бик авыр кичердем. Ләкин аны җирләп, бер атна узгач, опера театры сәхнәсендә җырладым. Үземне тиз арада кулга алдым. Ул чакта яшьрәк һәм көчлерәк булганмын инде, чөнки Камилемнең вафатын башкачарак кичердем. Сәхнәгә чыгу бик авыр булды. Хәзер инде үземне кулга алырга тырышам, – диде ул.

Артистларның артыгын кылануы – әхлаксызлык, сәнгать ягыннан контроль булмауга бәйле, дип саный Винера ханым. Сәхнә  ул – изге урын. Ләкин, ни кызганыч, күпләр кая менгәннәрен бөтенләй аңламый.

– Белеме булган җырчылар, шәкертләребез сәхнәгә менүнең нинди югары дәрәҗә булуын аңлый. Чөнки югары уку йортларында сәхнә роленә бик зур игътибар бирелә. Ләкин хәзерге вакытта һәвәскәр башкаручылар бик күп. Алар кайда икәнлекләрен аңламый. Сәхнәгә менәм дә йолдыз булам дип уйлаучылар бик күп. Тамашачы да моны сизә, күрә, үзенчә бәяли, – ди Винера Ганиева.

Тик ахыр чиктә артистның язмышын барыбер тамашачы хәл итә. Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова әнә шундый фикердә.

– Артистлар үзләрен ямьсез тота, диләр. Үзен ямьсез тота икән, барма син ул артистның концертына! Мин һәрвакыт әйтәм: артистның язмышын тамашачы хәл итә. Әгәр ул сине яратмый икән, концертыңа килми. Әгәр ниләр кылануына карамастан, артистның концертына йөриләр икән, ул нишли? Эшләвен дәвам иттерә, – ди ул бу хакта.

Артист тормышында танылу, тамашачы мәхәббәте, иҗади кризислар бер-берсен алыштырып тора. Бу исә рухны сыный. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин шулай ди.

– Шуның өстенә тормыш, гаилә проблемалары да артистны читләтеп узмый. Бу психикага нык бәрә. Шулай рух ныклыгы сынала. Монда, әлбәттә, гаиләдә алган тәрбия, тормыш кыйммәтләренең роле зур. Ләкин нинди генә проблема булмасын, син сәхнәдә, тамашачы алдында үзеңне лаеклы тотарга, халыкка нәрсә җиткерергә теләгәнеңне аңлап чыгыш ясарга тиеш, – диде ул “ВТ” хәбәрчесенә.

Киемеңә карап…

Сәхнәдә үзеңне тоту бер мәсьәлә булса, артистның тышкы кыяфәте, авызыннан чыккан һәр сүзе шулай ук игътибар үзәгендә. Бер ялгыш сүз яки дөрес сайланмаган кием белән генә дә хөрмәтсезлек күрсәтеп була. Һәм киресенчә.

– Сәхнәдә бар да матур булырга тиеш! Кием дә энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, җырга туры китереп сайланган булсын. Сөйләгән сүзләрең дә тормышның матур якларын күрсәтсен. Сәхнә, билдән түбән темаларны күтәреп, халык тормышыннан алынган гайбәт сөйләү урыны түгел. Кайбер җырчылар җырлыйлар да, сәхнә артына кергәч, аты-юлы белән сүгенәләр. Юк, алай ярамый. Без халыкны тәрбияләргә тиеш. Теләсә нинди сүзләреңне өеңдә сөйләш, әмма артист кешегә анысы да килешми! – ди бу хакта Винера Ганиева.

Әлфия Авзалова әнә бер күлмәген ике мәртәбә гастрольләргә алып та чыкмаган.

– «Минем бу күлмәгемне күрделәр бит инде!» – дия иде ул. Ягъни тамашачыны җыры белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә сөендерергә тырышты, – дип искә ала аның кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова. – Миңа калса, киенү культурасы – артист имиджының мөһим өлеше. Җырчы гына түгел, вокалистлар да, биючеләр дә, алып баручылар да тышкы кыяфәтләренә карата игътибарлы булырга тиеш, дип саныйм. Әни турында җырлаган вакытта, күкрәкләреңне, аякларыңны күрсәтеп басып торып булмый бит инде! Җыр белән образ туры килергә тиеш.

Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рафаэль Ильясов кебекләр сәхнә тоткан чакта кыйммәтләр дә башка төрле булган. Зөлфия ханым бүгенге җырчыларның сәхнәгә мөнәсәбәте башка төрле дип саный.

– Элек артистлар хәзерге шикелле акча эшли алмаган. Әни бер концертка 16 сум акча ала иде. Гәрчә үз чорының иң популяр хатын-кыз җырчысы булса да. Икенче яктан, ул чакта аларга телевидениедә чыгыш ясаган өчен, җырлар яздырган өчен акча түләнгән. Хәзер, киресенчә, моның өчен җырчы акча түли. Замананың асты өскә килде. Кыйммәтләр дә үзгәрде. Хәзер җырчыларның төп максаты – акча эшләү. Мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү. Мин моны начар димим, кешегә яшәргә кирәк. Җырчыларның таныласы килә. Ләкин танылу өчен кемгәдер ошарга тырышудан мәгънә юк. Халык күңеленә үтеп керү өчен, син үзең башкарган эшкә, үз иҗатыңа 100 процентка ышанырга һәм башкаларны да шуңа ышандырырга тиеш, – дип сөйләде ул безгә.

Кием – хөрмәт күрсәтү билгесе, дигән фикер белән Илсөя Бәдретдинова да килешә. Хәер, җырчының үзенең һәм сәхнәдә басып торучы командасының тышкы кыяфәтенә игътибарлы булуы болай да күренә инде.

– Быелгы сезон әле башланмаган да, мин инде киләсе сезонга костюмнарга заказ бирдем. Төймәсенә кадәр сайлыйм. Бу – минем «бзик». Бөтен кеше алай булырга тиеш димим. Ләкин сәхнә күлмәге – сәхнә күлмәге инде ул. Аннан соң, артист өчен кабатланмас булу, индивидуальлек тә мөһим. Аны тамашачы күрә бит. «Әй, бу шушыныкы кебек булган инде» дигән сүздән дә авыррагы юк минем өчен. Мин ничек тә булса андый әйбердән качарга тырышам. Кемне дә булса кабатлау – үз-үзеңә аяк чалу ул. Моның белән шөгыльләнүче коллегаларымны аңламыйм, – ди Илсөя.

Кием – үзе бер сәнәгать. Ришат Төхвәтуллин шундый фикердә.

– Аны халыкка хөрмәт курсәтү дип тә кабул итәргә була, – ди ул. –Ә икенче яктан… Берсендә бер рус төркеменең чыгышын күзәтергә туры килде. Нәрсәдән килделәр (ә алар шорты кигән иде) – шуның белән сәхнәгә чыгып киттеләр. Мин аларны шундый кыяфәттә чыгыш ясап, халыкка хөрмәтсезлек күрсәтәләр дип әйтә алмыйм, аларның иҗат стильләре, образлары һәм аудиторияләре шундый. Дискотекаларда килешә андый кием, классик стильдәге кием киеп җырламыйсың бит инде. Иң мөһиме – чараның форматына, аудиториягә карап, образ урынлымы юкмы – шуны уйлап киенергә кирәк.

«Матур киенү – безнең менталитетның бер чагылышы», – ди яшь җырчы Илгиз Шәйхразиев та.

– Безнең халык авылда капка төбенә дә ертык ыштан белән чыкмый. Матур киенү, әлбәттә, мөһим. Кайбер артистлар концерт дәвамында 15әр күлмәк алыштыра. Бу күбрәк хатын-кыз җырчылар арасында популяр һәм хатын-кыз тамашачы өчен эшләнәдер, миңа калса. Ирләр җырчының күлмәк алыштырганын сизми дә каладыр ул. Концерттан соң «Бу күлмәге матур булды, бу җире шундый булды», – дип сөйләшү – кызлар өчен үзе бер күңелле нәрсә, – ди Илгиз.

Мөнәсәбәт

Сәхнә – изге урын. Бу сүзләрне Илсөя Бәдретдинова да кабатлады. Ә сәхнә нәрсәне кичерми?

– Быел зур сәхнәгә чыкканыма – 22 ел. Аллаһы Тәгалә алдында курыкмыйча әйтә алам: шушы еллар эчендә бер тапкыр да авызыма бер тамчы шампан шәрабе кабып та сәхнәдә чыгыш ясаганым юк. Бәлки, кем өчендер бу – нормаль күренештер, әмма минем өчен – табу. Фәрештә түгелмен, бөтенләй авызыма капканым юк дип әйтмим. Ләкин андый хәлдә сәхнәгә беркайчан да чыкмыйм. Тамашачының төрлесе була. Ләкин: «И кызым, сине күрергә дип улым алып килде. Хәзер үлсәм дә була», – дип торучы ак яулыклы әбиләр алдына андый халәттә нинди оятым белән чыгыйм? Бу – бер. Икенчедән, сәхнә ясалмалыкны кичерми.

Сәхнә  ул – җәмгыятебез көзгесе. Илгиз Шәйхразиев шундый фикердә.

– Тормыш ничек үзгәрүчән булса, сәхнәдә дә бөтен нәрсә үзгәреп тора. Бүген бер кеше сәхнәдә, иртәгә – икенчесе. Ләкин бер нәрсә мәңгелек булсын иде: сәхнә тәрбияләргә тиеш. Сәхнәгә атлап чыккан һәр кешенең күңелендә яхшы, гүзәл һәм ихлас ниятләр булсын, – диде ул.

 

Фикер

Чулпан Галиәхмәтова, журналист:

– Зәвык төшенчәсенең асылы югалган, рухи яктан баю икенче (бәлки, өченче, дүртенче) планга күчкән чорда яшибез. Шуңа күрә дә җәмгыять үзгәрә. Бу үзгәрешләр бар өлкәгә, шул исәптән эстрадага да кагыла. Ә ул – пьедесталда. Аңа гомер-гомергә игътибар зур. Шуңа күрә андагы үзгәрешләр иң беренче күзгә ташлана. Шуңа ул күбрәк сүгелә дә кебек. Зәвыкның нәрсә икәнен белмәгәннәр, сәхнәгә чыгып, зәвык турында сөйли алмыйлар бит инде. Алар нәрсә беләләр, шуны сөйлиләр һәм шуны байрак итеп күтәрәләр. Ә җырчылар – бүгенге инфлюэнсерлар. Колакларыннан бераз булса да тартып үстерергә, тәртә арасына кертергә элекке кебек махсус комиссияләр дә юк. Ә безгә, гади халыкка, иң беренче тамаша кирәк. Совет чорында мондый ук түгел иде, диләр. Чөнки бу күренешләргә ирек бирмәгәннәр. Сәхнәдә нәрсә сөйләү, нәрсә җырлау буенча цензура булган. Менә шул сәхнә цензурасы җаваплы ведомстволарда гына түгел, үзебездә дә юк хәлендә хәзер. Моңа иң элек социаль челтәрләр гаепле. Чөнки анда ирек, нәрсә телим, шуны сөйлим,  башкалар  фикеренә битарафмын дигән фикер яши.

Әлегә татар җырчысы турында сәхнәдән аты-юлы белән сүгенгән икән дигән хәбәрне ишеткәнем юк, ә менә тыелган челтәрләрдә язылучылары белән пычрак сүзләр әйтешеп язган җырчылар барлыгын беләм. Үземне хөрмәт иткән кеше буларак, мин инде алар концертына бушлай билет бирсәләр дә бармаячакмын. Эчке тәрбиясе булмаган кеше миңа нинди рухи байлык бирергә мөмкин соң?! Бу тугарылу халыкка ничек тә ярый дигән фикердән килә, минемчә. Шуңа да сәхнәгә чыгып, йөз процент эшләү культурасы бетеп бара. Исерек килеш чыгып җырлаган бер җырчы концертыннан шаккатып кайткан идем. «Мин алҗыйм, шуңа кабыштырам», – диде ул бер әңгәмәсендә. Бөтен эшләгән кеше алҗый, әмма ул эшенә эчкән килеш килми инде. Ә сәхнә – җырчының эш урыны! Сәгатьләр буе басып торып, катлаулы операцияләр ясаучы хирург (аларның эшләре икеләтә генә түгел, йөзләтә авыррак) алҗымыймы? Әмма кайсы хирургның операция өстәле янына эчеп килгәне бар? Бу очракта фаҗига чыгарачак бит ул. Сәхнәдәге культурасызлык та фаҗигагә алып бара. Моны еллар үткәч аңларбыз да әле. Дөрес, халык, чоңгылга барудан туктап, үзе башка юнәлеш алмаса.  Бик тыйнак, тыныч кына җырлаган, маймылланмаган, тамашачы көлдерәм дип тозсыз сүзләр сөйләмәгән җырчылар концертына ихтыяҗ артканлыгы сизелә кебек. Димәк, әйдә, ярар дип эшләгән, сәхнәдәге тотышларына җаваплы карамаганнарның кайчан да булса вакыты узачак. Һәм ул зур югалту булмаячак.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү