Республикада 16 дан 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен белем бирү проектларына гаризалар кабул ителә башлады. Алар турында матбугат очрашуында Татарстан Яшьләр министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мустафина сөйләде.
– Рәисебез Рөстәм Нургалиевич ярдәме һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә төрле категориядәге яшьләр өчен бик кызыклы белем бирү сессияләре үткәрәчәкбез. Барысы да төптән уйланылган, һәркем файдалы күнекмәләр алачак. Белем бирүдән тыш, ял итү, мәдәни программа да әзерләнде, – диде Софья Галиева-Мустафина.
«Ярат. Иҗат ит. Илһамландыр» белем бирү проекты түбәндәге юнәлешләр буенча узачак:
Беренче сессия – республиканың югары һәм махсус урта уку йортларының яшь укытучылары өчен. Ул 3-5 сентябрьдә Иннополис университетында узачак.
– Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки яшь укытучылар берлеге – республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда төп таяныч. Сессиядә республиканың иң яхшы яшь укытучысы конкурсына да старт биреләчәк, – диде министрның беренче урынбасары.
Икенче сессия – яшь гаиләләр өчен. Быел ул беренче тапкыр үткәрелә. Сессия репродуктив һәм менталь сәламәтлеккә багышлана. Яшь гаиләләр өчен тагын бер бүлек мөнәсәбәтләр, гаилә кыйммәтләрен ныгыту турында булачак. Чаралар «Идел» яшьләр үзәге һәм Сабадагы «Мингәр» комплексында узачак.
«Омтылыш» сессиясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга эш һәм карьера турында сөйләячәкләр. Аларны республика оешмаларына эшкә урнаштыру өчен резюме да төзиячәкләр.
Яшь дәүләт хезмәткәрләре исә үз сессияләрендә идарә итү серләренә төшенәчәк.
– Яшь дәүләт хезмәткәрләре бергәлеге булуы бик мөһим, хәзерге вакытта бездә ул юк. Әлеге сессиядә барлыкка килер дип ышанабыз, – диде Софья Галиева-Мустафина.
Проектларда катнашу өчен гаризаны сайтында калдырырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat