Зиратта нәрсә эшләргә ярамый — Алмаз хәзрәт Галимҗанов аңлата

Адәм баласының бу дөньядагы соңгы тукталышы зират. Үлем турында искәртеп торучы, үлгәннәрнең кадерен белергә өйрәтүче, кемнәрнедер шүрләтүче урын да бу. Зиратта нәрсә эшләргә ярамый? Зиратка баруның билгеле бер вакыты бармы? Ни өчен зираттан куркырга кирәкми?

Зират әдәпләре турында Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән сөйләштек.

Зиратка бару әдәпләрен искә төшерсәк иде.

– Зират – ахирәт турында искә төшерә торган урын. Зиратка кергәндә дога әйтеп керү тиешле. Зиратка уң аяк белән керәбез. Бу урынга шортыдан, гомумән, ялан тән керергә рөхсәт ителми. Хатын-кызларга озын җиңле киемнән, оектан, яулык бәйләп керү шарт. Ир-ат та мәчеткә барган кебек киенсә, яхшы булыр. Госелле, тәһарәтле булырга кирәк икәнен онытмыйк. Зиратта дога кылабыз бит, шуңа күрә дә гаурәтләр каплаулы булса, хәерле.

Гомумән, зиратта нәрсә эшләргә ярамый?

– Зиратта кычкырып көлергә, мәзәк сөйләү, сүгенергә ярамый. «Ахирәтне онытмас өчен, үлемне искә алыгыз», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.) дә. Зиратка баргач та: «Мин кая барачакмын?» – дип уйларга кирәк. Ягъни, бүген китеп барсак, бездән соң нинди гамәлләр калыр? Безне ничек искә алырлар?

Зиратта төчкерергә, авыз ачып иснәргә дигәннән. Йокы килеп, авыз иснәгәндә, кулны авыз белән капларга кирәк. «Бу вакытта шайтан көлә», – ди динебез. Шуңа да әдәп саклыйк. Төчкергәндә дә тавышланмыйча гына төчкерсәк, хәерлерәк булыр. Төчкергәннән соң әйтелә торган зикерләр бар.

Хатын-кызларыбыз – хисси кешеләр. Алар, зиратка килеп, еларга да мөмкин. Ә бу мәрхүмнәр өчен бер дә хәерле түгел. Мәрхүм дәшә алмаса да, рухы барысын да сизеп, күреп торыр. Якын кешесенең елавын ул авыр кичерер. Кычкырып елап тору җәннәттәге кешегә оҗмах ләззәтләрен тулысынча тоярга мөмкинлек бирмәс, җәһәннәмдәгесенә исә хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин.

Зиратта үскән җиләкне ашарга ярыймы?

– Кабер өстендә булмаса, кемдер җыярга да мөмкин. Әмма зиратта үскән нәрсәне җыймасак, ризыкка кулланмау хәерлерәк инде. Аларны кошлар ашасын. Ник дигәндә, кошлар ашаган саен, мәрхүмгә бу савап булып бара.

Каберлеккә чардуган, таш куймаучылар да бар бит хәзер. Имеш, искелек калдыгы, диләр. Болай эшләү дөресме?

– Кабер югалмасын өчен, таш кирәк. Чардуган исә кабер өстенә басмау өчен кирәк. Шәригатьтә кабер өстенә басу мәрхүмгә карата әдәпсезлек санала. Ләхет никадәр чардуган эчендә калса, шулкадәр яхшырак.

Үземнең дә шәхсән күргәнем бар: зиратта ташсыз-чардугансыз каберлекләр бар. Алар инде җиргә иңеп беткән диярлек. Аның өстеннән өмәләр вакытында техника да узарга, кемдер басарга да мөмкин. Шуңа күрә таш һәм чардуган кую – мәрхүмгә хөрмәт билгесе дә әле ул. Аннан, кемдер, зиратка кереп, дога кылыйм әле, ди икән, бу очракта мәрхүм һәм аның атасының исеме язылса, дога кылучыга җиңелрәк була.

Зиратка баруның билгеле бер вакытысәгате бармы?

– Җомга алдыннан керсәк, яхшы булыр. Курка, шикләнә торган кешегә зиратка кичен йөрү ярамас.

Караучысыз калган каберлекләрне чистартырга, сиңа катнашы булмаса да, аларны игътибарга алырга ярыймы?

– Әлбәттә, ярый. Алар да догага мохтаҗ. Берсендә пәйгамбәребез (с.г.в.) бер ботак алып, аны икегә сындырып, ике кабергә кадаган. «Бәлки шушы ике ботак корганчыга хәтле Аллаһы аларның хәлен җиңеләйтер», – дигән ул. Караучысыз калган каберлекләрне игътибарда тоту – саваплы эш.

Кемдер, хискә бирелеп, зиратка барудан куркырга да мөмкин бит әле. Андыйларга нинди киңәш бирер идегез?

– Кешедә оныту сыйфаты бар. Хисләр тынганчы, хәсрәтегез аз гына булса да онытылганчы түзегез. Шуннан соң зиратка барыгыз, үлгәннәрнең хәлен белегез.

 

* Зиратка керер алдыннан бер тапкыр «Әлхәм»не, өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсен укып, дога кылырга кирәк.

* Зиратка кергәч, кабер әһелләренә сәлам бирү кирәк.

* Кабер янында, мәрхүм рухына дип, «Ясин», «Тәбәрәк» сүрәләрен укырга була.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү