Өмме Суләймнең (радияллаһу ганһә) бары тик бер баласы була. Бервакыт бала авырый башлый. Әбү Талха (радияллаһу ганһү) баласын үбеп, эш эзләргә чыгып китә. Ул чыгып китеп бераз вакыт узгач, бала үлә. Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә), баланың гәүдәсен юып, кәфенгә төрә дә җеназа намазы укып, аны җирли.
Әбү Талха (радияллаһу ганһү) кайткач, улының кайда булуын сорый. Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә):
– Бу төнне балабыз бик тыныч йоклады, бер дә газапланмады, – дип җавап бирә. Шуннан соң ул иренә ашарга әзерли. Ашагач, алар йокларга яталар.
Берни дә белмәгән Әбү Талха (радияллаһу ганһү) таң атканчы торып, госел коена һәм Өмме Суләймгә болай ди:
– Иртәнге намазга киткәнче улымны үбәсем килә.
Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) нәрсә әйтергә дә, нәрсә эшләргә дә белмичә:
– И-и, Әбү Талха! Минем кәефем юк, мине тынычлыкта калдыр! – ди.
Әбү Талха:
– И-и, Өмме Суләйм… – ди.
Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә) җавап бирә:
– Мин күршеләрдән әманәт алган идем, алар аны кире сорадылар.
Әбү Талха (радияллаһу ганһү) аңа:
– Вакытлыча биргән әманәтне кире сораганга борчылырга ярыймы инде? – ди.
Өмме Суләйм (радияллаһу ганһә):
– Аллаһы Тәгалә сиңа биргән әманәтне алса, син борчылырсыңмы? Аллаһы Тәгалә бездән аны алгач, ни эшли алабыз?
Бу сөйләшүдән соң Әбү Талха иртәнге намазга китә, ә намаздан соң пәйгамбәр (с.г.в.) янына килеп, хатыныннан зарлана:
– Балабыз үлгән көнне хатыным ничек миңа ризык әзерләп, минем яныма йокларга ята алды икән?
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) Әбү Талхага түбәндәге доганы укый: «И-и, Әбү Талха! Аллаһы Тәгалә үткән төнне сезнең өчен бәрәкәтле итсен!»
Әлеге доганың нәтиҗәсен бу хәдис тапшыра: «Соңрак Әбү Талханың (радияллаһу ганһү) тугыз баласы туа, алар барысы да коръәнхафиз булалар һәм намазларын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә укыйлар».
(dum.rt сайтыннан алынды)