Ана капиталында калган 10 мең сум акчаны түләү турында законны хуплаганнар

Федерация Советы 2025 елның 1 гыйнварыннан күп балалы гаиләләргә ана капиталында калган 10 мең сумга кадәр акча бирүне күздә тоткан законныхуплаган. Бу акчаны бер тапкыр түләячәкләр.

“Бу закон Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнде. Ана капиталында акча калган очракта, аны бер тапкыр түләү рәвешендә бирү мөмкинлеге билгеләнә. Капиталда калган алган акча күләме 10 мең сумнан артмаска тиеш”, – дип билгеләп үткән Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Варфоломеев.

Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталында калган акчаны түләү турында закон проектын 24 июльдә өченче укылышта кабул иткән. Әмма бер нечкәлеге бар. Думаның Гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина әйтүенчә, калдык күләме 10 меңнән артып китеп, әйтик, 10,1 мең сум тәшкил итсә, гаиләгә бу акча бирелми. Ул депутатларны әлеге закон кабул ителгәннән соң күпләрнең хакимияткә сораулар белән мөрәҗәгать итәчәге турында кисәткән. Останина әлеге закон проектын эшләп җиткерергә тәкъдим иткән.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин гаиләләргә 10 мең сум күләмендәге ана капиталы калдыгын баланы мәктәпкә әзерләү һәм башка көнкүреш ихтыяҗлары өчен түләүгә рөхсәт бирде. Ул ана капиталында калган акчадан файдалану проблемасының Хөкүмәт белән берлектә тикшерелүен әйтте. Владимир Путин тәкъдим иткәнчә, ата-аналарга башта 10 мең сумнан файдалануны рөхсәт итәргә, шуннан соң башка адымнар ясарга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү