Көнбатыш Нил бизгәге кешедән кешегә йогамы — инфекционист Халит Хәертдинов җавап бирә

Көн тудымы – яңа чир! Узып баручы атна да искәрмә булмады. Татарстанда 6 кеше Көнбатыш Нил бизгәге йоктырган. Шуларның 5се хәзерге вакытта йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Аларның барысын да озынборын тешләгән. Әлеге чир нәрсәсе белән куркыныч? Көнбатыш Нил бизгәге кешедән кешегә йога аламы?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов белән шул хакта сөйләштек.

Халит Хәертдинов

– Көнбатыш Нил бизгәге – нигездә җылы якларда очрый торган вируслы авыру. Африка, Көнбатыш илләрендә аеруча еш күзәтелә ул. Россиядә исә көньяк төбәкләрдә – Волгоград, Әстерхан, Ростов өлкәләрендә, Краснодар краенда очрый. Ләкин соңгы елларда ул урта киңлектә урнашкан төбәкләрдә – Липецк, Самара өлкәләрендә дә очрый башлады. Узган ел Татарстанда да шундый берничә очрак теркәлгән иде. Быел да искәрмә булмады. Бу сезонлы авыру июль – сентябрь аралыгында күзәтелә.

Бу авыру нәрсәсе белән аерыла? Аны йоктырган кешедә нинди билгеләр күзәтелә?

– Ул күбрәк гриппка охшаган. Аны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, тамагы, күзләре, башы авырта. Тәнгә тимгелләр дә чыгарга мөмкин. Аны тычкан бизгәге белән бутаучылар да бар.

Табиблар әлеге бизгәкне ничек ачыклый?

– Иң элек кан анализын карыйбыз. Баш һәм арка мие сыекчасын да тикшерәбез.

Бу чир дәвалуга бирешәме?

– Кызганыч, бүген нәкъ менә Көнбатыш Нил бизгәге өчен каралган махсус дәвалау алымнары юк. Әлеге төр вируска каршы махсус дару да эчеп булмый. Шуңа күрә бу бизгәкне йоктырган кешене нәрсә борчуга карап дәвалыйбыз. Температурасы күтәрелсә, аны төшерә торган дару эчәсе булачак. Көнбатыш Нил бизгәге аркасында менингит пәйда булган икән, менингит вакытында кулланылган алымнар кулланабыз.

Әлеге чирне вакытында дәваламау нәрсәсе белән куркыныч?

– Бу, иң беренче чиратта, нерв системасына бәрәчәк. Төгәлрәк әйтсәк, кешедә менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну), энцефалит (баш мие ялкынсыну) пәйда булырга мөмкин. Алар, үз чиратында, үлем-китемгә китерә ала. Дөрес, мондый аянычлы хәлләр бик сирәк күзәтелә. Көнбатыш Нил бизгәге йоктыру очракларының нибары 1 проценты үлем белән тәмамлана.

Көнбатыш Нил бизгәген кемнәр аеруча авыр кичерә?

– Иң беренче чиратта, яше алтмыштан узган өлкән яшьтәге кешеләргә сак булырга кирәк. Хроник чирләре булган кешеләр дә чирне авыр уздыра.

Бу бизгәк кешедән кешегә йогамы?

– Юк, бу мөмкин түгел. Әлеге чирне, нигездә, җылы яктан кайткан кошлар алып кайта. Авыру кошның канын эчкән озынборын исә аны кешегә, суда йөзгән башка кош-кортка да йоктыра. Мәсәлән, 1999 елда Нью-Йоркта күпләп каргалар үлде. Аларның барысы да Көнбатыш Нил бизгәген йоктырган булган.

Шушы бизгәкне йоктырган озынборын тешләгән урында күзгә ташланырлык берәр үзгәреш буламы?

– Юк, башка вакытта озынборын тешләгәндә тәндә нинди эз калган булса, бу очракта да шул ук хәл күзәтеләчәк.

Көнбатыш Нил бизгәген талпаннар да йоктыра аламы?

– Мөмкин, әмма талпаннан мондый чир йоктыру ихтималы зур түгел. Алар, нигездә, кешегә энцефалит, боррелиоз кебек чирләр йоктыра.

Врезка

Көнбатыш Нил бизгәгеннән ничек сакланырга?

* Урамга чыкканда, урманга барганда, күлләр кырыенда йөргәндә озынборынга каршы махсус спрей сиптерергә кирәк.

* Тәнне каплый торган киемнән йөрергә тырышыгыз.

* Рөхсәт ителмәгән сулыкларда, күлләрдә су керергә ярамый.

* Исегездә тотыгыз: халык медицинасы чаралары озынборынга каршы көрәштә көчсез. Шуңа күрә аларга ышанып, сакланам дип тынычлап йөрү куркыныч.

 


Фикер өстәү