Хәзер бар да башкача икән. Сыер савучы дип тә, русчалатып, доярка дип атаулар да юк. Заманча фермаларда машина белән саву операторлары эшли. Малларга азык салуны да бер кеше башкара, асларын да автомат җыештыра. Сыерлар да башка инде хәзер. Элеккеге төсле Ландышлар, Манялар, Победалар юк инде. Колакларында һәрберсенең шәхси номеры. Койрыклары киселгән, мөгезләре дә юк. «ВТ» журналисты, иртәнге савымга дип, 2015 елда эшли башлаган Әтнә районының «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына кайтып шаккатып килде.
Хайван да яратканны белә
Иртәнге якта бар дөнья матур инде. Кояш та сине яратып кына елмайган кебек, болытлар да, иренмичә, юл буе сине озата. Авыл кешесе йоклап ятмый ул. Әнә Иске Мәңгәрнекеләр булдымы икән, әллә инде Казаклар авылы иде – иртәдән олы мал суеп, эшкәртеп яталар. Яннарында бер эт тә чабып йөри. Каргалар да җирдә нидер көтеп утыра. Шулай хисләнеп, Олы Мәңгәргә кайтып җиткәнне сизми дә калганмын. Анда эшнең иң кызган чагы. Хозурланып, хисләнеп торырга ирек бирмәделәр, савымга чакырып та алдылар. Мине эшкә Әлфия Гарипова өйрәтәчәк.
Әлфиягә быел 50 яшь тула икән. Авыл һавасы бик килешкән үзенә, әйтмәсә, әле бу яшьне бирмисең дә! 30 ел авыл хуҗалыгында эшли икән. Башта бозаулар караган, яңа ферма ачылгач, 2015 елда сыер саварга чакырып алганнар.
– Игезәк кызлар идек без. 1992 елны мәктәпне бетердек. Мин Әтнә техникумына бухгалтерлыкка кердем. Аны укып бетерүгә кияүгә чыгып куйдым. Ул вакытта колхозда калдыру бар иде. Чакырдылар, төштем. Шул көннән бирле эшләп йөрим. Эшемне бик яратам. Матур җырлыйм, сәхнәдә осталыгым бар. Шуны белеп, клубка да эшкә куйганнар иде. Тормадым мин анда. Сыерларымны сагынып, кире фермага төштем, – ди Әлфия.
Үзе сөйли, үзе шул арада мине дә сыерлар янына керергә әзерли. Ут хатын инде! Күзләр генә тия күрмәсен. Мине тиз арада киендереп тә куйды. Башка – яулык, аякка – резин итек, кулларга – пирчәткә, өскә – халат белән күннән тегелгән алъяпкыч. Аның авырлыгы! Бу фермада без савасы 800 баш сыер бар икән! Ике сменада өчәр кеше эшлиләр. Әлфия бүген кичке сменада булса да, мине эшкә өйрәтергә махсус килгән. 800 сыерның иртәнге сөтен савучы Айсылуны да, ике таҗик егетен дә борчып торсаң, бик яхшы булмас иде. Бар да автоматлаштырылса да, эшне тиз эшләргә кирәк. Башны да эшләтәсе, кулны да. Әлфия дә, Айсылу да шулкадәр оста эшлиләр. Аларның хәрәкәтенә күзләр иярми. Әле ярый сыерлары тыңлый үзләрен.
– Элеккеге кебек, кушаматлар белән әйтеп чакыру юк инде. Алар кереп баса, шундук автоматлаштырылган системага сыер турында мәгълүмат китә. Колактагы тамга бөтенесен хәл итә. Хәтта авырып торганын да, имчәгендә мастит булганын да компьютер аша күреп беләләр, – ди Әлфия.
Эш тәртибе болайрак. Ашату залында торган сыерларны мал караучы савыла торган урынга китереп куя. Шуннан соң сыер савучыларның берсе 26 сыерны куып кертә. Монда артык мал керә алмый. Барысы да өйрәтелгән. Тәртип белән генә үз урыннарына кереп басалар. Әнә шуннан соң тиз кызу эш башлана. Өч кешегә сыерлар бүленгән. Беренче кешегә – 10 сыер, икенчесенә дә шулай ук, өченчесенә – 12 сыер. Иң элек аларның имчәкләрен юып чыгалар. Анысы да махсус бер савыт белән. Эчендә су аның, ниндидер күбек тә бар. Шул савытны имчәкләргә тыгып-тыгып алалар. Шуннан соң тиз генә ферма уртасында асылынып торган кәгазь төргәкне өзеп алып, җилемне шуның белән сөртәләр. Аннары инде имчәкләргә саву аппараты кидерелә. Берничә минут эчендә савылып та бетә, экранда сөт күләме, сыерның номеры килеп чыга һәм аппарат автомат рәвештә алына. Аппарат алынуга, сыерның сөте калмаганмы дип, имчәкләрен тотып карыйсы. Калган кебек булса, яңадан саудырып аласы. Ә инде бар да яхшы булса, имчәкләргә махсус антисептик катнаш мазь сөртелә. Шулай итеп, сыерлар чыгып та китә. Алар урынына саудырырга чиратын көтеп торучы тагын 26 сыер кереп баса.
– Хайван да яратканны белә. Җәйге лагерьдагы һәр сыерны яратып, исеме белән чакырып сауган кебек булмаса да, мин малкайларны бик яратам. Сукканым да юк. Кеше сукса да, әллә нишләп китәм. Ул сыерларның күзләрен мөлдерәтеп караулары да әллә нишләтә. Телләре генә юк бит инде аларның. Җаныкайларым күпме сөт бирәләр, – ди Әлфия. – Элеккеге кебек мал яратып яшәүчеләр калдымы икән инде ул? Хәзер бит авыл кешесе дә шәһәрчә яшәргә маташа. Инде бәрәңгесен дә утыртмаучылар бар. Янәсе, сатып кына алабыз, диләр. Кем үстергән, нинди җирдә үскән икәнен уйламыйлар да. Итне дә шулай. Үз улларым да: «Ник азапланасың?» – диләр. Күпме азык сатып алганчы, ит алуың арзангарак төшә, дип тә әйтәләр. Ә минем балаларыма, оныкларыма рәтле ризык ашатасы килә. Инде хәзер, безнең кебек, фермада эшлим дип торучы да юк. Ике таҗик егете ару гына эшләп киткән иде. 6 ай тордылар да кире туган якларына китәләр инде. Кабат кайтырлармы – белмим. Берәүнең дә тир түгеп эшлисе килми. Җиңел акча көтәләр.
Рәхәт кеше булып чыкты Әлфия. Гомерем буе аралашып яшәгән дуслармыни! Аның янында вакыт узганы да сизелми. Эшли дә, эшләтә дә белә. Тиз генә мин дә 6 сыер саудым. Бөтенесен Әлфия кушканча башкардым. Мин сауган сыерның берсе 24 литр сөт бирде. Әй, шуңа сөенүләрем. Яхшы бит инде. Аның җилеме дә йомшак. Үзе дә тибенми. Әлфия сөйләвенчә, күп сөт бирүче сыерлар байтак икән. Хәзер инде фермага бармыйча тора алмыйм, ди ул.
Тиз генә фермаларын да карап чыктык. Бу биналарда яшәүче 800 баш сыер болыннарда йөргән малкайлар түгел. Алар бары тик шушы таш фермада гына тора. Бер якта тиешенчә ашаталар, икенче якта савалар. Көнгә ике мәртәбә сөт бирә алар. Танышып йөргәндә үзе ферма мөдире, мал табибы эшен дә алып баручы Алмаз Рамазанов очрады.
– Заманча фермада кул хезмәте кимеде инде. Әнә савучылар җәлт кенә итеп күпме сыерны савып куя, – ди ул.
Шул арада малларны каручы абзый да килеп чыкты. Монда бөтен эшне вакытында тәртип белән башкаралар икән. Савылган сыерлар чыгып китүгә, абзарын ялт итеп җыештырып та куялар. Сыер савучылар да, үзебез эшләгән урынны җыештырып кайтып китәбез, диләр.
Җитәкчедән уңдык
Шул арада хуҗалык җитәкчесе Тәлгать Мостафин да килеп җитте. Җәйләүдән кайтып килеше икән. Анда да 800 баш сыерлары бар. Аларны 22 кеше сава икән. Килүебезне сөйләшкәндә үк, Тәлгать Габделхак улы, минем турында язмыйсыз, дип шарт куйган иде. Нинди зур хуҗалыкны җитәкләгән кешене ничек читтә калдырыйк ди. Һәр эшчесе рәхмәтен укып тора бит аңа. «Тәлгать абый кебек җитәкчеләр сирәк», – диешәләр.
– Хуҗалык җитәкчесе булып эшли башлавыма биш ел гына әле минем. 1999 елдан бирле шушында зоотехник булып эшләдем. Күрше Бәхтияр авылыныкы мин. Туган җиремне бик яратам, – ди ул. – Районда биш колхозны саклап калып, аларны авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларына әйләндерделәр. Матур гына эшлибез. Бер генә проблема бар – эшләргә кеше юк. Югыйсә акчасын да түләргә тырышабыз. Автоматлаштырылган система белән сыер савучыларга аена 65 мең, элеккегечә чылбырга бәйләп эшләүчеләргә аена 75 мең сумга кадәр хезмәт хакы бирелә.
Менә шушы урында җитәкчедән: «Элеккеге система бетәрме?» – дип сорап куйдым. Ул исә, ни дисәләр дә, иске алым кирәк, диде.
– Исемнәре белән эндәшеп, яратып сауган маллар сөтне дә күбрәк бирә. Һәр савымчы, үземнеке дип, сыерларын көтеп тора. Җәйләүдәге хайваннарның сакланышы да башка аның. Мондагы сыерлар ел әйләнәсендә асфальтка басып тора. Җир күргән хайваннар түгел, алар өчәр бозау бирә дә ит комбинатына «китә». Ә җәйләүдәге маллар дүртәр бозау китерә. Аларда сөт тә күп. Заманнан да калышмыйбыз, искесен дә ташламыйбыз, – ди җитәкче.
Шушы көннәрдә зур уңышка ирешкәннәр. Заманында тәүлегенә 17 тонна сөт саусалар, бүген ул сан 46 тонна ярымга җиткән.
– Яшьләрне авылда калдырып булсын иде ул. Малкайларны яратып эшләүчеләр булсын иде. Ә бит зарланырлык түгел, авылда да шәһәрчә яшәп була хәзер, – ди җитәкче. – Килеп эшлим дигән кешегә авылда буш торган йортларны да бирәбез. Акчасын да кызганмыйбыз. Эшләсеннәр генә!
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat