Россиядә пенсиянең уртача күләме билгеле булды

Россиядә уртача пенсия 1 апрельгә 20 941 сум тәшкил итте, эшләүче пенсионерларның — 17 484 сум, ә эшләмәүчеләрнең — 21 751 сум, дип хәбәр итә РИА Новости РАНХиГС идарәсе Көньяк Россия институтының халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Татьяна Подольскаяга сылтама белән.

1 апрельгә Россиядә пенсионерлар саны 40 982 100 кеше тәшкил иткән. Шуларның 18,99%ы — эшләүче пенсионерлар.

Хәзер картлык буенча пенсияне аларның 81,31% ы ала. Пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләре буенча эшләмәүче пенсионерларга түләүләр, тиешле еллар эшләгән пенсияләрдән тыш, эшләүчеләргә караганда югарырак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү