Казаннан Ташкентка самолетлар оча башлаган

Бүген Габдулла Тукай исемендәге “Казан” аэропортына Ташкенттан тәүге самолет төшеп утырган. Традиция буенча, һава судносы, аэропортка төшкәч, янгын сүндерү автомобильләре ясаган су гөмбәзе астыннан чыгып киткән.

“Татарстан белән Үзбәкстан башкалаларын тоташтыру планы узган елның сентябрендә үк пәйда булды инде. Бик зур эш башкарылды. Бүген, ниһаять, аны гамәлгә ашыра башладык”, – дип белдергән “Татар-информ” хәбәрчесенә «ЮВТ АЭРО” генераль директоры Петр Трубаев.

Аның әйтүенчә, әлеге юнәлешкә ихтыяҗ бик зур. Ташкенттан Казанга һәм кире юнәлешкә очучы лайнерда буш урыннар булмау шул хакта сөйли.

Татарстан башкаласына килеп төшкән кунакларның һәммәсен милли тәм-тәм белән сыйлаганнар.

Бу юнәлештә 50 урынлы «Bombardier CRJ-200” самолетлары атнага бер тапкыр очачак. Юлга 3 сәгатьтән күбрәк вакыт таләп ителә

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү