«Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале режиссер Бабак Хаджепашаның «Агач кочагында» фильмы белән ачылачак. Бу Россия премьерасы: безнең илдә һәм Казанда кинотасманы беренче тапкыр күрсәтәчәкләр.
«Россиядә 2024 ел — Гаилә елы. Шуңа күрә ачылыш фильмы итеп без психологик гаилә драмасын сайладык. Ул бүгенге көндә глобаль һәм кискен теманы күтәрә, никах мөнәсәбәтләрен сакларга, балаларга сайлау мөмкинлеге бирергә, бар көчең белән гаиләне саклап калырга кирәклеген искә төшерә», — дип шәрехләде Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.
Фильмда аерылышу чигендә булган бер гаилә тарихы тасвирлана. Улларының эчкерсез мәхәббәте һәм үзара дуслыгы гына әти-әниләренең никахын саклап калырга һәм аларга тагын бер мөмкинлек бирергә сәләтле.
«Алтын мөнбәр» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat