Бу шимбәдә Казанда Петр Налич чыгыш ясаячак

10 августта Казанның Горький исемендәге паркында “Итиль” фестивале үтәчәк. Быел ул дүртенче мәртәбә уза. Идел буе халыкларының заманча милли мәдәниятенә багышланган фестиваль турында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Чара 12:00 сәгатьтә башланып, 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә караганда, узган ел чарага 20 меңләп кеше килгән булган. Быелгы кунаклар саны да ким булмас дип ышаналар.

Быелгы “Итиль”гә махсус кунак буларак Россия җырчысы һәм композитор Петр Налич чакырылган. Фестиваль кысасында кул эше осталары ярминкәсе, ашау-эчү зонасы, остаханәләр, лекцияләр дә оештырылачак. Керү ирекле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү