СВО зонасында взвод командиры: «Ике бөтендөнья сугышында җиңдек. Бу юлы да җиңәчәкбез»

Танк взводы командиры Динар Мохтаров СВО зонасында ике ел алгы сызыкта хезмәт иткән. Хәзерге вакытта, каты яраланганнан соң, реабилитациядә. Хәрби шушы көннәрдә гаиләсе белән Буа районы Адав-Толымбай авылына әти-әнисе янына кайткан, дип яза “Татар-информ”.

Махсус хәрби операция зонасында сигез ай хезмәт иткәннән соң командирлары хәрби тәҗрибә тупларга өлгергән Мохтаровны кадрлар белән идарә итү буенча бүлек җитәкчесе вазыйфасына билгеләгән. Ләкин бик тиздән аның алыштыргысыз тәҗрибәсенең армиягә кирәгрәк булуы ачыкланган.
Динар Мохтаров быел апрель аенда Мәскәү өлкәсендә контрактниклардан мотоукчылар төркемен туплаган. Алар Харьков юнәлешенә җибәрелгән. Динар шушы хәрбиләр белән бер ай хезмәт иткән.
Хәрбиләргә 21 майда төнлә торак пунктка үтеп керү бурычы куела. Ун хәрби урман полосасы аша барганда, дошман ут ача. Динар шулвакыт бик каты авырту сизә: сыйрагына пуля тия. Аягына баса алмавын аңлап алган бер мәлдә, хәле начарая башлый. Тик командир өчен иң кыены – солдатларын югалту… Бәхеткә, шул тирәдәрәк кенә бер төркем хәрбиләр була. Алар, берникадәр вакыттан соң, тормышларын куркыныч астына куеп, ут эчендә калган иптәшләрен үзләренең ягына алып чыга.
“Хәрби операция зонасында шул рәвешле бер-береңә ярдәмгә ташлану очраклары бик күп. Алар ярдәм итмәсә, бүген, белмим, нинди хәлдә булыр идем… Яраланганнан соң үз-үземә беренче медицина ярдәме күрсәтә алдым. Югалып калмавым да аягымны саклап калырга ярдәм итте”, – ди командир. Әлеге гамәле өчен аны Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр.
Динар Мохтаров 2015 елда Адав-Толымбай мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан танк училищесына укырга кергән. Хәрби хезмәтен Влалимир өлкәсенең Ковров шәһәре укыту-өйрәтү үзәгендә танк взводы командиры буларак башлап җибәргән. СВО башлангач, Россиянең батальон-тактик төркеме составында Донецк халык республикасына киткән. Аның җитәкчелегендә танкистлар Украинаның күп кенә торак пунктларын азат итүдә катнашкан. Взводы август аенда – Харьков юнәлешенә, сентябрьдә – Луганск өлкәсенең Сватово юнәлешенә җәлеп ителгән.
“Россия армиясе алга бара. Безнең ил ике бөтендөнья сугышында җиңгән. Махсус хәрби операция зонасында да җиңәчәкбез”, – дигән ныклы фикердә ул.


Фикер өстәү


9790