Владимир Путинга Курск өлкәсендәге хәлләр турында оепратив мәгълүмат җиткерелгән

Курс өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Алексей Смирнов Россия Президенты Владимир Путинга төбәктәге хәлләр турында оператив мәгълүмат җиткергән. Бу хакта өлкә җитәкчесе үзенең телеграм-каналында сөйләп үткән, дип яза “Татар-информ”.

“Төнлә телефон аша Югары башкомандующийга оператив вазгыять турында мәгълүмат җиткердем. Владимир Владимирович өлкәдәге хәлләрне шәхсән контролендә тота”, – дигән Смирнов.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, төбәккә барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтеләчәк, дип билгеләп үткән губернатор вазыйфаларын башкаручы, һәм ярдәм кулы сузган өчен рәхмәт белдергән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү