Татарстанда 400ләп машина йөртүченең 100дән артык (!) түләнмәгән штрафы бар! Инспекторлар чаң суга: республика юлларында вазгыять көннән-көн мөшкелләнә һәм монда юл кагыйдәләрен бозарга яратучыларның да өлеше зур. Ни өчен юлда тәртип бозу күпләр өчен гадәти күренешкә әверелеп бара? Иминлек кем кулында?
Stop City Racing телеграм-каналы, Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән алынган саннарга нигезләнеп, юл кагыйдәсен иң күп бозган машина йөртүчеләрнең рейтингын төзегән. Баксаң, юлда иң еш кагыйдә бозучылар Казанда яши икән. Башкалада яшәүче 222 машина йөртүченең түләнмәгән йөздән артык штрафы бар. Чаллыдагы 41 кешенең дә өстендә шулкадәр бурыч тора. Рейтингның иң соңгы баскычында Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары урнашкан. Аларның һәркайсында түләнмичә яткан йөзләгән «сәлам хаты» булган берешәр машина йөртүче исәпләнә.
Закон нигезендә, юл кагыйдәсен бозган өчен салынган штраф, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Аны вакытында түләмәгән өчен кешегә икеләтә күләмдә штраф салу (1000 сумнан ким түгел), 15 тәүлеккә сак астына алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган. Юл кагыйдәләрен бозуны гадәти күренешкә әверелдергән кайбер машина йөртүчеләрне исә бу җәза да куркытмый.
Кагыйдә бозарга яратучылар үзләрен генә түгел, янәшәдгеләрне дә куркыныч астына куя. Юл сагында торучылар шулай дип кисәтә. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин сүзләренә караганда, ел башыннан бирле Татарстан юлларында 170тән артык кешенең гомере өзелгән.
– Даими рәвештә юл кагыйдәсен бозып штраф җыйган һәм аларны вакытында түләп бармаган бер төркем машина йөртүчеләр бар. Юлда гел кагыйдә бозып торулары белән алар үзләренең һәм машинада утырган башка кешеләрнең генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең гомере өчен дә куркыныч тудыра, – ди ул.
Айрат Сәмигуллин сүзләренә караганда, тәртипсез машина йөртүчеләр турында мәгълүматны Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлекләренә дә юллыйлар. Алар белән сөйләшеп, аңлату эшләре алып баралар. Ел башыннан бирле шул рәвешле 200ләп машина йөртүчене акылга утыртырга тырышканнар.
Россия Автомобильчеләр федерациясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин фикеренчә, Татарстанда һәлакәтләр саны артуга да, юлда штраф җыючылар күбәюгә дә ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлларда торган саен сирәгрәк күренүе сәбәпче.
– Камераларга өстенлек биреп, эшләп торган инспекторлар санын кыскартканнан соң, юлларда контроль кимеде, кагыйдә бозган машина йөртүчеләр дә җәзасыз калып, иркенләп яши бирә. Мондый иреккә ияләнгән күпләр «сәлам хаты» алгач та җавап тотарга ашыкмый. Шуңа күрә инспекторларны кабат юлларга кайтарырга кирәк. Әмма бу атнага бер тапкыр оештырылган рейд рәвешендә генә булмасын. Алар юлларда көн саен торсын. Тәртипсез машина йөртүче җәзасын көнендә үк – кагыйдә бозган урында ук алырлык булсын, – ди ул.
Ерак юлларга йөреп эшләүче Саба районы егете, күпләргә татар «дальнобое» буларак таныш блогер Назыйм Галимов фикеренчә, бу очракта атта да, тәртәдә дә гаеп.
– Машина йөртүчеләр арасында төрле кеше булган кебек, штрафын түләмичә йөрүчеләр арасында да төрлесе бар. Кеше яшәү урынын үзгәртеп, бу хакта мәгълүмат ЮХИДИ базасында яңартылмаса, яки кеше җитди авырып, штрафларын тикшереп торырлык хәлдә булмаса да, шундый хәл килеп чыгарга мөмкин бит, – ди ул. – Аннары, дөресен генә әйткәндә, юл кырыенда торган камераларның юлдагы иминлекне саклауда еш кына бернинди файдасы да юк. Кайчак алар үзләре үк авария китереп чыгара ала. Мәсәлән, шул ук М7 трассасында ике урында юл эшләре баруын аңлаткан билге тора. Шуның артына ук камера куелган. Чынлыкта монда инде ничә айдан бирле бернинди эш алып барылмый, ә машина йөртүче, трасса буйлап чапкан шәпкә, шул камераны күреп, кисәк туктый башласа, шунда ук авария куркынычы туа бит.
Тәҗрибәле машина йөртүче фикеренчә, кагыйдә бозучыларга штраф түләттереп кенә юлларда иминлек урнаштырып булмый. Моның өчен каршы як полосага чыкмаслык яхшы юллар кирәк.
– Шәһәрара трассаларга әнә шундый юллар җитми. Тизлекне киметеп кенә юл һәлакәтен кисәтеп булмый. Кеше сәгатенә 40 чакрым тизлек белән барып та авариягә эләгергә мөмкин. Ник дигәндә, бездә юллар начар. Юл салу буенча безгә Германия, Швейцария, Бельгиядән үрнәк алырга кирәк, – ди танылган татар «дальнобое». – Бездәге юл билгеләренә дә контроль җитми. Кирәк урында – юк, кирәкмәгән урында бар алар. Кайберләре авария килеп чыксын өчен махсус куелган кебек. Тәҗрибәсез машина йөртүченең андый урында авариягә эләгәчәге көн кебек ачык.
Юл кагыйдәләрен иң күп бозучылар кайда яши?
Шәһәр/район | Йөз һәм аннан да күбрәк түләнмәгән штрафы булган ничә машина йөртүче яши? |
Казан | 222 |
Чаллы | 41 |
Лаеш | 15 |
Түбән Кама | 13 |
Питрәч, Алабуга | 11әр |
Әлмәт, Яшел Үзән | 10ар |
Биектау | 9 |
Югары Ослан | 8 |
Бөгелмә | 5 |
Зәй, Әлки | 4әр |
Апас, Саба, Тукай | 3әр |
Арча, Балык Бистәсе, Аксубай, Чистай, Сарман, Нурлат, Буа, Лениногорск, Кукмара | 2шәр |
Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әтнә, Баулы, Баулы, Балтач, Чүпрәле, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Ютазы | 1әр |