Нияз Хәлиуллин: «Тармак әле дә эшче кулларга мохтаҗ»

Цифрлаштыру сәясәте авыл хуҗалыгы тармагын да колачлый. Инде ничә ел дәвамында бу тармакка кагылышлы актуаль сораулар һәм чишелеш таләп итә торган мәсьәләләр Kazan Digital Week халыкара форумында да күтәрелә. Авыл хуҗалыгы тармагында цифрлаштыру ничек бара? Республиканың «Мәгълүмат-исәпләү үзәге» (РИВЦ) генераль директоры Нияз Хәлиуллин белән сүзебез шул хакта булды.

– Нияз Андреевич, без сезнең белән быел сентябрьдә узачак «Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы алдыннан очраштык. Быелгысына әзерлек турында сораганчы, былтыр ясаган нәтиҗәләр турында сорыйсы килә. Форум сезгә нәрсә бирде?

– Форумның күргәзмә өлешенә килгәндә, әлбәттә, бу иң элек – файдалы элемтәләр. Ел саен башка төбәкләрдән форумда бик теләп катнашучыларыбыз барлыкка килде. Иң төп нәтиҗәләр шулдыр. Шәхсән үзем форумда максатчан аудиториянең күбрәк булуын теләр идем. Яшерен-батырын түгел: аграрийларыбыз – консерватив. Әйтик, күргәзмәдәге кайбер өлешләр аларга кирәксез, гайре табигый тоелырга мөмкин.

– Шулай да бу форумның төп үзенчәлеге нидә дип саныйсыз?

– Замана теле белән әйткәндә, бу – нетворкинг (файдалы элемтәләр). Уйлап табучылар, бизнес вәкилләре, дәүләт белән очрашу урыны. Әйтик, бу – кирәкле кешеләр, багланышлар табу урыны да. Мәсәлән, берәү авыл хуҗалыгында әллә ни чамаламый, ди, әмма аның уйлап табулары, аның тәкъдимнәре тармак өчен шактый кызыклы һәм кирәкле булырга мөмкин. Катнашучылар арасында без үзебезгә партнерлар һәм башка төбәкләр арасында безнең тәҗрибәне өйрәнергә теләүчеләрне, бездәге тәкъдимнәрне сатып алырга әзер булучыларны эзлибез.

– Ә быел нәрсәгә өметләнәсез?

– Бер ел эчендә нидер үзгәрде дип шаккатыра алмам. Авыл хуҗалыгында санлаштыруга финанслар җитәрлек бирелә дип әйтеп булмый чөнки. Бездә кире динамика дисәм дә була. Әйтик, акча җитмәгәч, Дәүләт мәгълүмати системасын (ГИС) модульләрен гамәлдән чыгарырга мәҗбүрбез.

Чагыштырып карыйк: федераль тармакта (Авыл хуҗалыгы министрлыгы турында сүз. – Авт.) мондый 17 дәүләт системасы бар. Бу әле бер авыл хуҗалыгында гына! Ел саен федераллар тармакның санлы системаларын заманчалаштыруга 2 млрд сум күләмдә акча тота. Алар үзләренең федераль системаларына атнасына ике мәртәбә яңалык кертеп тора (обновление. – Авт.). Бездә исә финанслау соңгы биш елга бер мәртәбә булды. Модернизация бөтенләй юк дисәң дә була. Форумда быел шуңа да ГИС системасын күрсәтмибез.

Алай да актуаль һәм хәзер «тренд»та саналган тәкъдимнәребез бар. Алар күбрәк бизнеска, аграрийларыбызга кагыла. Без күрсәтәчәк тәкъдимнәр уникаль, аларның кайсылары әле халыкара базарда да юк. Моңа өстәп алар импортка алмаш булырлык та. Соңгы арада ясалма акылга игътибар зур бит. Без моны да исәпкә алып, видеоаналитика тәкъдим итәчәкбез. Моңа өстәп метеостанцияләргә бәйле бер проектыбыз бар. Анысына инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк булачак.

Федераль дәрәҗәдә Авыл хуҗалыгы министрлыгында үзгәрешләр булганын беләсез бит. Димәк, быел бөтенләй яңа команда белән танышачакбыз. Бәлки, бу да безнең өчен файдага булыр. Форум күрсәтер.

– Республиканың авыл хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы ни дәрәҗәдә санлаштырылган дип әйтә алабыз соң?

– Ничек һәм нәрсә белән үлчисең бит. Әйтик, тулаем продукция җитештерү күзлегеннән карасак, санлаштыру дәрәҗәсе бер дә начар түгел. Әмма аграрийлар, кече һәм урта бизнесны колачлау күзлегеннән карасаң, мактанырлык түгел.

– Бөтен кеше IT белгеч булып бетә алмый бит инде. Кадрлар кытлыгы авыл хуҗалыгында да юк түгелдер. Тармак нинди белгечләргә мохтаҗ?

– Иң гади эшче кулларга мохтаҗ! Сыер савучы да, башка төрле кул белән башкара торган хезмәтләрне башкаручылар да юк. Зур холдинглар турында әйтмим хәзер. Әлеге дә баягы кече һәм урта бизнес турында сүз. Эшче булмау бизнес алып баручының баш бәласенә әверелә. Шунысын да әйтик: бик еш кына гади эшчегә ике югары белеме булган белгечкә караганда да күбрәк хезмәт хакы түлиләр.

Авыл хуҗалыгы тармагы кайда да, санлаштыру кайда дияргә ашыкмыйк. Интернет авылда да бар. Интернет ярдәмендә мәгълүмат эзлиләр, табалар. Ясалма интеллект та куркыныч сүз тоелырга мөмкин. Әмма иң арзанлы гаджетларда да бар бит ул! Болар – ярдәмчеләребез. Санлаштыру, автоматлаштыру эшне җиңеләйтү, мәгълүматны эзләү, бизнесны алып бару юнәлешендә ярдәмче булырга тиеш. Һәрхәлдә, моның бер коралы. Әйтик, эшчеләрең дә, сыерларың да, ашлык мәйданнарың да үсә барган саен, эшең дә арта дигән сүз. Бу очракта инде кәгазь кенәгә белән генә эш алып барып булмаганы көн кебек ачык. Син ничек тә замана мөмкинлекләре белән дуслашырга тиеш. Югыйсә зур матди югалтуларга дучар булуың бар.

 

 


Фикер өстәү