Фоторәссам Рифхәт Якупов: Яшәүләре бик авыр булды, татарларны хәтта эшкә дә алмадылар

Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә зур танылу алган, бихисап бүләкләргә, исемнәргә лаек булган фоторәссам, фотожурналист Рифхәт Якуповны 80 яшьлек юбилее көнне Кырымнан «эзләп таптык». Юбилей уңаеннан очрашулар, күргәзмәләр үткәреп йөрүе икән. Вакыты бик тыгыз булса да, кунаклар да чакырулы булып чыкты, безнең белән иркенләп сөйләшергә җай тапты үзе.

Беренче чиратта, әлбәттә, Кырымда нишләп йөрүе турында сораштык. Аның иҗатыннан хәбәрдар кешеләр беләдер: Рифхәт Госман улы кырым татарларына зур игътибар бирә, аларның тормышы, проблемалары сурәтләнгән фоторәсемнәрдән торган күргәзмәләр дөньяның төрле почмакларында күрсәтелә.

– Мин Кырымга очраклы гына килеп чыктым дисәм дә була. Швециядә шәхси күргәзмәмне үткәргәндә, Стокгольмда 80 татар яши иде, 60ы килде. Шуларның берсе: «Ә нишләп син Казан татарларын гына күрсәтәсең? Безнең татар дөньясы бик зур бит. Әстерханда, Себердә, Кырымда дисеңме, кайда гына яшәмиләр. Бәлки сиңа бу теманы киңәйтергәдер?» – дигән тәкъдим ясады. Кызыксынып киттем дә сәяхәтемне Кырым татарларыннан башларга булдым. Бу адымның тагын бер сәбәбе бар иде. Ерак бабам рус-төрек сугышыннан кырым татары кызына өйләнеп кайткан. Ул минем ерак әбием була инде. Димәк, минем тамырларымда кырым татарлары каны ага. Шуңа күрәдерме, бу җирдә мин үземне бик иркен хис итәм.

– Сизелеп тора: хәтта бабагыздан үрнәк алып, Кырым гүзәле белән тормыш та корып җибәргәнсез…

– Кырым мине шул дәрәҗәдә җәлеп итте ки, ике ел буена сигез тапкыр фотолар төшерергә бардым. Булачак хәләл җефетем Эльмира Бәйрәм-Али милли хәрәкәттә бик актив катнашу өстенә кырым татарларының мәдәниятен үстерү белән дә шөгыльләнә иде. «Ефәк юл» фестивален үткәргәндә, төрле милләттән булган рәссамнарны, тарихчыларны, сәясәтчеләрне бергә туплады. Шуңа да барган саен очрашырга туры килде. Өйләнешкәч тә, җиде ел Кырымда яшәдек. Яшәүләре бик авыр булды. Заманасы бик болгавыр иде бит, кырым татарлары тарихи ватаннарына кайта башлаган чак. Татарларны хәтта эшкә дә алмадылар. Белгечлегем буенча эш эзли торгач, бер район газетасына барып чыккан идем. Мөхәррир паспортымны ачып, кайсы милләттән булуыма күз генә ташлады, документымны кире сузды. Аптырагач, үзебезгә эш уйлап таптык. Яши торган йортыбызда «Кырым татарлары янында кунакта» дигән сәяхәт эшчәнлеге башлап җибәрдек. Бервакыт шулай бер укучым килеп чыкты да, хәлемнең аяныч булуын күреп, Екатеринбургтагы нәшрият йортында эш тәкъдим итте. Мин анда ел ярым эшләдем: бурычларымны түләдем, Кырымда сала башлаган йортымны җиткердем.

– Шулай да сезнең эшчәнлек күбрәк Казан белән бәйле…

– Шул вакытларда Камал театры директоры Шамил Закиров шалтыратты. Казанга кайтырга үгетләде, проблемаларымны хәл итәргә булышты. Шулай итеп, мин театрда эшли башладым. Хатыным да янәшәмдә: ул шушында ук синхрон тәрҗемәче булып эшләде, татар теленнән инглиз теленә 24 пьеса тәрҗемә итте.

– Казанга ияләшеп китү ничегрәк булды?

– Төрле вакытлар булды инде. Кайтып китәсе килеп, бәргәләнгән чаклар да. Кызыбыз Зарифа университетта укый иде. Башта аның уку йортын тәмамлаганын көтәргә булдык. Аннан хатыным эшен бик ошатты. Мондый урынны ул Кырымда таба алмаган булыр иде. Хезмәттәшләре арасында үзенә карата булган җылы мөнәсәбәт тә сизелерлек роль уйнады.

– Сез бер әңгәмәгездә: «Мин татар телен өлкән яшьтә генә өйрәндем», – дигән идегез. Бай мирас булып калырлык иҗатыгыз, дөньяның төрле почмакларында оештырылган, татарларның тормышына, гореф-гадәтләренә багышланган фотокүргәзмәләр башка фикер тудыра. Димәк, милләтебез тарихын тирәнтен беләсез дигән сүзме бу?

– Мин үзем 1944 елда Ижау шәһәрендә туганмын. Өйдә татарча гына сөйләштеләр. Бабам тәрбиясендә үстем. Бер сүз русча белмәгән килеш, рус мәктәбенә бирделәр. Бик озак ияләшә алмавым хәтердә уелып калган. Сыйныфташларым, укытучыларымны аңлый алмый интектем. Хәзерге күзлектән караганда, дөрес адым булмаган бу. Мине я русча да сөйләшергә өйрәтергә, я татар мәктәбенә бирергә кирәк иде. Шул арада туган телемә карата тискәре караш тәрбияләнергә өлгергән инде. Ахыр чиктә рус телен дә, әдәбиятын да бик яхшы үзләштердем, ә үз милләтем кайдадыр «югалып» калды, миңа татар теле, гореф-гадәтләр дә кирәк түгел кебек иде. Әмма азрак исәя төшкәч, бу хакта бик уйландыра башлады. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, телевидениедә оператор ассистенты булып эшләп алдым да Казанга югары белем алырга китеп бардым. Максатым бер иде: үз халкым турында күбрәк белү һәм тарихны өйрәнү. Университетның журналистика бүлеген тәмамлагач, кафедраның фотолабораториясендә эшләп калдым. «Кооператор Татарии», «Яшь ленинчы», «Комсомолец Татарии», «Азат хатын» басмаларында фотохәбәрче булып эшләдем. «Волга» фотоклубы эшчәнлегендә катнаштым. Аннан бүленеп чыккан «Тасма» фотоклубын оештыручыларның берсе булдым. Казанда фотография мәктәбенә нигез салып, фотожурналистларны берләштердем. 1987 елдан Камал театрында фотограф булып эшли башладым. Дөрес, тәнәфесләр дә булгалады. Шамил Закиров белән без шул вакыттан бирле таныш идек. Мине яңадан чакырып алуы да шуңа бәйле.

– Чит илләрдә зур танылу алгансыз. Монда хәтта күргәзмәләр оештыру гына түгел, эшчәнлек турында да сүз бара…

– 1989 елда Швециянең фотографлар берлеге чакыруы буенча, Стокгольм һәм Гетеборг шәһәрләрендә мастер-класслар алып бардым. Шулай ук берничә тапкыр халыкара фотопроектларда катнаштым. Бөекбритания, Финляндия, Америка Кушма Штатлары, Германия, Австриядә күргәзмәләремне үткәрергә дә насыйп булды. 1996 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы комиссиясе заказы буенча депортацияләнгән халыклар – кырым татарлары, әрмәннәр, греклар, немецлар турында фоторепортажлар ясадым. Шунысы гаҗәп: чит ил кешеләре бездә яшәүче төрле милләт халыклары белән бик кызыксына. Ә без, ни кызганыч, кайчагында хәтта күршебезнең дә кем икәнлеген белмибез. Европа илләрендә йөргәндә: Мин – Татарстаннан, татар», – дип әйтүемә каршы: «Ә, димәк, рус», – дип үзләренчә аңлатма бирәләр иде. Дөнья күләмендәге фотография иҗаты белән танышкач һәм анда милли үзенчәлекләргә игътибар бирелгәнен күргәч, катгый бер фикергә килдем: Татарстанда яшәп, халкымның тарихын, гореф-гадәтләрен, бөеклеген бар җиһанга күрсәтергә.

– Теләгегез тормышка ашты дип уйлыйсызмы?

– Мин, чыннан да, фоторәсемнәремдә туган җирне, аның кешеләрен, кабатланмас табигатен күрсәтә алдым. Бодай басулары, иксез-чиксез киңлекләргә илтүче сукмаклар, кичке шәфәкътә су коенып кайтучы малайлар, капка төбендә киңәш-табыш коручы бабайлар, гади авыл кешеләре… Бу фотоларда милли характерны да, тарихны да сурәтли алдым дип уйлыйм. Сабантуй – иҗатымда аерым бер тема. Аларда татар халкының характеры төгәл итеп күрсәтелгән: нык, хезмәт сөючән, кайгыларга бирешмәс, җыр-моңга һәвәс… Казан шәһәре дә объективымнан читтә калмады. 35 ел эшләү дәверендә миңа Камал театрының елъязмасын да язарга насыйп булды. Бу хезмәтемне бүген дә кулланалар. Ул тарихта калачак. Гомумән, югала барган дөньяны без фоторәсемнәрдә сакларга тырышабыз. Театр белән хезмәттәшлек иткәндә, бик күп күренекле кешеләр белән таныштым. Алар белән аралашып, татар дөньясының үзәгендә кайнадым. Боларның барысы өчен дә мин халкыма, фотосәнгать дип аталган иҗатыма бик рәхмәтле.

 

Бүләкләр һәм исемнәр

«Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме (2018);

«Бәллүр каләм – Хрустальное перо» журналистлар конкурсы җиңүчесе (2002);

Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия (2003);

«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» бәйгесендә III дәрәҗә диплом (2018);

«Татар халкының этнографик бизәкләре» фотобәйгесендә беренче урын (2019).

 

 

Фотоальбомнар

«Казан» (1976);

«Совет Татарстаны» (Мәскәү, 1978);

«Другая Россия» (Оксфорд, 1986);

«Инаковидящие» (Финляндия, 1988);

«Меняющаяся реальность» (АКШ, 1991);

«Г. Камал театры» (1996);

«Азнакай тамчылары» (2000);

«1000 еллык Казан» (2005);

«Татарстан – уртак йортыбыз» (2007);

«Татар театрына – 100 ел» (2009);

«Путь к истокам» (Кувейт, 2014);

«100 фотографий из СССР» (2020).

 


Фикер өстәү