Татарстанда +27 градуска кадәр җылыта һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә

Пәнҗешәмбе, 8 августта, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, иртән республиканың кайбер районнарында шулай ук томан төшәргә мөмкин. Төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә, яшен вакытында аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез максималь һава торышы +22..+27 градус тәшкил итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү