Кичә Курск өлкәсендә бик каты яраланган хәрби корреспондент Евгений Поддубныйның хәлен табиблар, авыр, дип бәяли. Бу хакта “Татар-информ” “Россия-24” телеканалы мәгълүматларына таянып яза.
“Хәле авыр. Бик каты пешкән, баш миенә, бит сөягенә зыян килгән”, – дигән табиб.
Журналистны (Украина дроны һөҗүм иткән) Курск хастаханәсендә, кирәкле барлык тикшеренүләр уздырып, дәвалый башлаганнар. Озакламый аны Мәскәүгә озатачаклар.
“Россия-24” телеканалы эфиры аша әйтелгәнчә, кичә Курск өлкәсе чигендә хәрби корреспондент Евгений Поддубныйның машинасы дрон һөҗүменә эләккән. Журналист бик каты яраланган. Поддубныйның иптәшләренә – ВГТРК төшерү төркеменә зыян килмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat