Бер пенсионер, мошенниклар тозагына эләгеп, 6 көндә 83 миллион сум акчасын югалткан

Аферистлар үзләрен полиция һәм банк хезмәткәрләре буларак таныштырган.
Мәскәүдә бер пенсионер ир-ат телефон мошенниклары корбанына әйләнгән. Аны алты көн эчендә барлыгы 83 миллион сум күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” башкала прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Аферистлар телефон аша үзләрен полиция һәм банк хезмәткәрләре буларак таныштырып, пенсионерны, янәсе. счетыннан акча урларга, кредит алырга җыеналар, дип алдаган. Тегенди-мондый шик тумасын өчен, мошенникларның берсе хәтта видеоэлемтә аша үзенең ялган таныклыгын күрсәткән.
Пенсионерны, акчасын счетыннан алып, “имин счетка” күчерергә күндергәннәр. Алты көн эчендә ул 90 тапкыр акча (барлыгы 82,8 миллион сум) күчергән. Мошенниклар аңа мессенджер аша акчаны алганлыкка ялган документлар җибәргән.
Беркатлы пенсионер, теге бәндәләр йортындагы кыйммәтле әйберләр белән кызыксына башлагач кына, мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү