Эсседә йөрәкне ничек сакларга? – Табиб киңәшләре

Үсемлек чыгышлы ризыкларны күбрәк кулланырга кирәк.

Эссе көннәрдә организмга зур көч килә. Бигрәк тә – йөрәк-кан тамырлары системасына. Шуңа күрә челләдә ашау-эчүгә зур игътибар бирү кирәк. Табиб-терапевт, нутрициолог София Соколова “KazanFirst” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә эсседә ничегрәк тукланырга икәнен аңлаткан.

Табиб әйтүенчә, мондый көннәрдә яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк. Витаминнар, минерал һәм клетчатка чыганагы алар. Шулай ук ит урынына балык куллану әйбәт, чөнки аксымлы җиңел ризык булганлыктан, организмга көч китерми. Калий һәм магнийлы ризыкларга өстенлек бирү әйбәт. Әйтик, кызыл уылдыкка, бавыр, тәмләткечләр, җиләк, яшелчә, сезонлы җимешләргә. Ә инде кан басымын көйләүгә үлән чәйләре, нарат һәм мүк җиләкләре ярдәм итәчәк.

Ә менә майлы ризыктан, өреле аш, кызган, ысланган ризыктан баш тарту хәерлерәк. Моннан тыш хәмернең чамасын белеп кенә куллану киңәш ителә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү