Ничек? Нишләргә? Кая барырга? «Юрист сезне тыңлый» сәхифәсендә янәдән укучыларыбызның хокукый мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап эзләдек. Газетабызның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә һәм WhatsApp номерына кабул ителгән сорауларга юристыбыз Булат ЗАКИРОВ җавап бирә.
– Хатыным белән аерылышырга йөрибез. Аерылышкан вакытта мөлкәт ничек бүленә икән? Җир дә, йорт та минем исемгә теркәлгән. Балалар үз тормышлары белән яши. Өйдән чыгып китәргә теләмим… Аерылган очракта бер йортта яшәү мөмкинме?
Исемем редакция өчен генә
Җавап:
– Гомуми кагыйдәләр буенча, ир белән хатынның бергә яшәгәндә тупланган барлык мөлкәте тигез өлешләрдә, ягъни 50гә 50 бүленә. Аерылышканчы, мөнәсәбәтләрне фактта туктатканчы, хуҗалыкны бергә алып барганда тупланган мөлкәт уртак булып санала. Өйләнешкәнче сатып яки мирас итеп алынган, бүләк ителгән, хосусыйлаштырылган, шәхси булып саналган әйберләр исә бүленми. Моннан тыш, ир белән хатын бергә яшәгәндә алынган һәм гаилә ихтыяҗларына тотылган кредитлар буенча бурычлар да бүленә. Әмма бу – гомуми нигезләмәләр генә. Һәр аерылышу очрагының үз нечкәлекләре була. Шуңа да һәр очракны аерым карарга кирәк.
Икенче сорауга килгәндә, әйе, мөмкин. Әгәр йорт өйләнешкәч сатып алынган һәм сез икегез дә анда теркәлгән икән, яши аласыз. Әйткәнемчә, аерылышканда ул йорт икегезгә дә тигез өлешләрдә бүленә. Мондый очраклар булгалый. Кайбер кешеләрнең, аерылышуга ук, фатир яки йорт сатып алып, күченеп китү мөмкинлеге булмый. Хәтта арендага түләргә акчасы җитмәскә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat