Җинаять кылганнан соң качып киткән.
Нурлат районында 36 яшьлек хатын-кыз 2020 елның ноябрендә кеше үтергән өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта “KazanFirst” прокуратураның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, бу хәл Егоркино авылында булган. Хатын-кыз танышлары белән бер өстәл янында кәеф-сафа корып утырганда, бер ир-ат белән талашып киткән. Сәрхуш хатын-кыз шулчак кулына ниндидер авыр әйбер алып, ир-атка берничә тапкыр суккан. Шуннан соң җинаять урыныннан качкан.
Ир-ат, нык җәрәхәтләнү сәбәпле, вафат булган. Суд хатын-кызны гаепле дип танып, аны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat