Россия Герое Рәсим Баксиков: «Тылдан ярдәм булса, хәрбиләрнең ышанычы арта»

Россия Герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды Татарстан солдатлары өчен чираттагы гуманитар йөкне җибәрә. Әлеге фонд карамагындагы «Үзебезнекеләргә ярдәм» («Помощь СВОим») иҗтимагый оешмасы җыйган гуманитар ярдәм республикадан чакырылган 1234нче полк хәрбиләренә юллана.

Гуманитар йөкне озатуда Россия Герое Рәсим Баксиков да катнашты. «Иң кирәкле әйберләр төялгән. Егетләребезнең тормышын җиңеләйтү өчен тырышабыз. Әйтик, шул ук гигиена чаралары, оекбашлар. Анда бу кечкенә генә нәрсәләргә дә бик сөенә идек, – ди Рәсим Баксиков. – Мәктәпләрдән хатлар килә. Миңа шәхсән мөрәҗәгать итәләр. Балаларның һәр хаты – рухи ярдәм. Бу бигрәк тә Курск өлкәсендәге вакыйгалар фонында актуаль. Тылдан ярдәм булса, хәрбиләрнең ышанычы арта. Аңа туганнары гына түгел, халык та терәк булуын сизсә, ул күп нәрсәгә әзер».

Гуманитар ярдәмне 1234 нче полк хәрбиләренең хатыннары үз көчләре белән җыя. Бу юлы йөктә адреслы посылкалар, медикаментлар, газ баллоннары, бронежилетлар, азык-төлек продуктлары, маскировка челтәрләре, матрасларга кадәр бар. «2-3 тонна гуманитар йөк төядек. Ай саен барырга тырышабыз. Бусы бишенчесе булачак, – дип сөйләде төркем оештыручысы Фоат Галимуллин. – Фронтка беренче чиратта нәрсә кирәк — шуны алып барабыз. Хәрбиләр үзләре дә сорый. Берничә дрон, УАЗ автомобиле, генераторлар, дрон детекторлары илттек. Бу юлы безгә «Ярдәм Янәшә!» республика фонды да зур ярдәм күрсәтте. Аларга зур рәхмәт. Волонтерлар, битараф булмаган кешеләр күп. Егетләр ярдәмне көтә, һәр әйбергә шатланалар».

Ире махсус хәрби операциядә катнашучы Мәүлия Сәлахова – иң актив волонтерларның берсе. «Безнең төркем яшь булса да, бик актив һәм тырыш. Хәрбиләр белән туганлашып беттек инде. Алар шалтыратып, рәхмәт әйткәч, канатлар үскәндәй була һәм без яңадан эшкә керешәбез, – ди Мәүлия. – Иремне инде елдан артык күргәнем юк. Узган ел кызыбыз тугач, ялга кайткан иде. Өч балабыз бар. Әлбәттә, җибәрү бик авыр булды. Без аны өйдә нык көтәбез».

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү