«90 яшьлек әтине таптык»: нәсел шәҗәрәсен барлауны нәрсәдән башларга?

Ил халкының 92 проценты үзенең гаилә тарихы белән кызыксына. Шуларның 48 проценты максатчан рәвештә нәселен барлый икән. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны сөйли. Сер түгел, соңгы елларда нәсел агачын булдыру, шәҗәрә төзү шактый популярлашты. «Минем атабабаларым кемнәр?» дигән сорау белән берәүләре үзлектән нәселен барласа, кайсылары (кесәләре калын булса, билгеле) махсус белгечләргә мөрәҗәгать итә.

Кешедә тарихи үзаң уянумы бу? Үзеңнең берәр танылган шәхескә туган булу-булмавыңны ачыклау теләгеме? Нәсел шәҗәрәсен барлауны нәрсәдән башларга? Бу ни өчен шулай әһәмиятле һәм ничә сумга төшә? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга ачыклык кертте.

Аңлашыла инде: тарих битләренә чуму аз бәяләнә торган хезмәт түгел. Шуңа да «ВТ» хәбәрчесе иң элек нәселне барлаучыларның хезмәте ничә сумга төшәсен белешергә булды. Игъланнар сайтындагы мәгълүматларга ышансаң, кесәңнең шактый калын булуы кирәк икән. Күпчелек шәҗәрәчеләр «килешенгән бәя» дип, төгәл сумманы күрсәтергә ашыкмый.

* Иң кимендә 20 мең сум.

* Стандарт архив кәгазьләрен, 50100 документ өйрәнеп әзерләнгән шәҗәрә 70 мең сум (бәрхет тышлы китап рәвешендә бастырырга теләсәгез, +6 мең сум).

* Метрика кенәгәсен уку 1 мең сумнан башлап.

* Иске татар язуындагы документларны тәрҗемә итү 1 мең сумнан башлап.

* Атабабаларның XIXXX гасырларда булган сугышларда катнашу тарихын барлау 75 мең сумнан башлап.

* XVI гасырга кадәр гаилә тарихын өйрәнү һәм торгызу 325 мең сумнан башлап (1 тармак өчен).

Кыскача әйткәндә, Россия территориясендә ашыгыч булмаган генеалогик тикшерү 200 мең сумнан алып 2,5 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

«90 яшьлек әтине таптык»

Чаллы егете, шәхси генеалогик үзәк җитәкчесе, тарихчы, шәҗәрәче Рамил Габдрәхимов күпләргә үзенең нәсел-ыруын барларга ярдәм итә. 380нән артык шәҗәрә ясаган. Бер шәҗәрә ясау кимендә 6 ай вакыт ала икән. Сүз уңаеннан, Рамил үзе дә әтисе ягыннан 16, әнисе ягыннан 8 буынга кадәр белә.

– Хәзер кешеләр нәселне өйрәнүдә бик актив. Моның авырлыгын да беләләр. Кеше ни өчен шәҗәрәчеләргә мөрәҗәгать итә? Моның өч төп сәбәбе: беренчесе – үзләренең балаларына, оныкларына ядкарь калдыру теләге. Совет чорында кешедә тарихи үзаң юкка чыкты. Хәзер кешеләр тарихи хәтерне кайтарырга, нәселе турында мәгълүматны киләчәккә калдырырга тели. Икенче сәбәп – әти-әниләргә бүләк ясау теләге. Өченче сәбәп – үзеңне белергә теләү. Ягъни ни өчен мин менә мондый сәләткә ия, ни өчен мондый осталыгым бар йә юк. Боларны да шәҗәрәдә табарга мөмкин, – диде белгеч. – Шәҗәрәне үзегез эшләү дә бушлай түгел бит. Кайдан нәрсә табасын, ничек эш итәсен белмәгән кеше аны озаграк ясый һәм акчасын күп сарыф итә. Бездә шәҗәрә төзү уртача 150 мең сумнан башлана. Безгә билгеле бер мәгълүмат бирәләр һәм без бөтен эшне башыннан ахырына кадәр башкарып чыгабыз. Бу матур, кулга тотып карый торган бер истәлек өчен кулай бәя дип саныйм. Һәм бу эш арзан тора алмый да!

Тәҗрибәле белгечтән шәҗәрә төзүне нидән башларга икәнне дә сораштык. Аның киңәшләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– Иң беренче чиратта әти-әни, әби-бабай, туган-тумачалардан интервью алырга, сораштырырга. Шуларны җыйгач, бу мәгълүматны системалаштырырга. Әйтик, компьютерда папка ясап куярга.

– Әби-бабайларыгыз совет чорында туган яисә үлгән икән, эшне ЗАГС идарәләреннән башларга кирәк. Россия империясе чоры кешеләре икән, Дәүләт архивына мөрәҗәгать итәбез. Административ бүленешләргә игътибар итегез. Чиктәш территорияләр турында сүз. Әйтик, Актаныш, Бөгелмә. Алар Уфа яисә Самарага караган булырга мөмкин. Шуңа күрә өч төрле архив белән эш итәргә туры килмәгәе. 1700 нче елгы мәгълүматларны исә Мәскәүдән соратырга кирәк.

– Метрика кенәгәләренә, ревизия кенәгәләренә мөрәҗәгать итәбез. Кайбер документлардагы мәгълүматлар гарәп телендә язылган. Бу очракта аларны укый белгән белгечләргә мөрәҗәгать итәсе була.

– Интернеттан файдаланыгыз. Эзләнүдә файда китерергә мөмкин. сайтлар: https://pamyat-naroda.ru/, https://base.memo.ru/, https://gwar.mil.ru/.

Рамил әйтүенчә, һәрбер шәҗәрәдә тарихчыларда кызыксыну уята торган берәр мәгълүмат килеп чыга.

– Мәсәлән, берсендә бер бабай 90 яшендә өйләнеп, баласы туган дигән мәгълүматка тап булдык. Бер апа дүрт тапкыр кияүгә чыккан һәм ирләре үлеп барган. «Черная вдова» дип атадык без аны. Тарихи документларда үлем сәбәпләре күрсәтелә. Күп очракта бу – саулыгына бәйле сәбәпләр. Сирәк кенә булса да тегермәннән егылып төшкән, батып үлгән, басуда үле килеш табылган дигән фактлар да очраштыргалады, – диде белгеч. – Күптән түгел төзегән шәҗәрәбездә бу нәселнең атаклы Яушевларга барып тоташуын күрдек. Шул рәвешле, бу шәҗәрә 1500 нче елларга кадәр төзелде. Тагын бер кызык очрак: шәҗәрә агачын ясый торган бер ханым белән танышкан идек. Безнең бабайлар бер авылдан. Эзли торгач, җиденче буында безнең икебезнең дә бабаларыбыз бер булуы ачыкланды. Ул миңа «шестиюродная племянница» булып чыга, димәк.

«Шома гына бармый»

Тарихчы-архивчы, нәсел-нәсәпне өйрәнүче белгеч Александра Бодылева – илнең төрле архивларында булган кеше. «Мәгълүмат, фактлар дөньясы күңелсез була алмый», – ди ул. Барысы да үзенең гаилә тарихын өйрәнүдән башлана. Үзе белгәннәрне, эшне ничек алып баруын башкалар белән дә уртаклаша башлый. Мәгълүмат белән уртаклашкан саен, кешедә кызыксыну да, сораулар да арта барганын аңлый. Шуңа да нәсел-нәсәпне барлау юнәлешенә күбрәк игътибар бирә башлый Александра.

– Иң элек нинди документларны табарга теләвегезне һәм аларны кайдан табарга мөмкин булуын төгәл ачыкларга кирәк. Бу урында кешенең төрле яктан белемле, киң карашлы булуы да кирәк инде. Нәсел-нәсәпне барлаганда, барысы да шома гына бармаска мөмкин. Бу табигый. Моңа хафаланырга кирәкми. Мәсәлән, минем бабаларым Бөек Ватан сугышы вакытында нык зыян күргән Брянск өлкәсендә тормыш иткән, шуңа күрә, аңлашыладыр, аларга кагылышлы документлар да бик аз сакланып калган. Ләкин мин борынгы фотосурәтләрне дә эзләп таптым, кирәкле исемнәрне дә белдем. Нәсел-нәсәпне барлау тиз эш түгел. Моңа әзер булырга һәм түземлек белән эшләргә кирәк, – ди ул.

Александра әйтүенчә, нәселне барлаганда һәр туганыңның исемен, фамилиясен, туган һәм үлгән урынын, елларын төгәл белергә кирәк. Шәҗәрә төзергә алынганда да әлегә буй җитмәслек мәгълүматларга сикерергә кирәкми, ди ул. Иң җиңел һәм тиз табарга мөмкин булганнардан башларга кирәк. Әйтик, исән-сау туганнардан, әби-бабалардан сораштырырга, әти-әниләр белән сөйләшергә. Киләчәккә бер мирас итеп гаилә архивын туплап калдырырга киңәш итә ул.

– Гаилә архивына ЗАГС документлары, белем алу, хәрби хезмәт турындагы кәгазьләр, төрле фотоальбомнар, хатлар, язма истәлекләр дә керә, – ди белгеч.

 

Үзеңнең генә түгел, гаилә корганда булачак тормыш юлдашыңның да нәсел-нәсәбен белү хәерле бит әле. «ВТ»ның махсус проекты – «Җавап бар!» тапшыруының танылган дин әһеле, психолог Рамил хәзрәт Юныс белән чыгарылышында да яңгырады бу фикер. Тапшыруда без үз кешең белән гаилә кору, ана-бала, ир-хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

ВИДЕО

 


Фикер өстәү