«ВТ» хәбәрчесе: Планета зур тектоник үзгәрешләр алдында тора, бу хак

Соңгы елларда Җир шарында фетнә спирале бөтерелә. Гыйсъянчылык ярсуы дөньяның әле бер почмагында, әле икенчесендә ярларыннан ташыган елганы хәтерләтә. Зур дәүләт түнтәрелешләре, каны кызган халыкның, урамнарны тутырып, масштаблы протест акцияләренә чыгуы, Президентлар һәм Премьер-министрларның илләреннән чыгып качулары, озакка сузылган һәм алҗыткыч гражданнар сугышлары, мәгънәсез кан коелулар, террор беркайчан да булмаганча үсә һәм көчәя.

Тоталитар дәүләтләр дә, үзләрен тотрыклылык бастионы дип санаган демократик илләр дә зур хаос һәм болганчыклык эчендә калудан имин түгел. Соңгы көннәрдә Англиядә җирле халык һәм мөһаҗирләр арасында барган канлы бәрелешләр, Франциядә Олимпиада вакытында ясалган диверсияләр, АКШ демократиясенең әледән-әле төрле бунтлар белән сыналуы фентнә вирусының пандемия рәвешендә таралуын дәлилли. Июль аенда гына Financial Timesның: «Америка упкын чигенә килеп терәлде», – дип язуы, New York Timesның илдә гражданнар сугышы фаразлавы тиктомалдан түгел бит. Англиядәге соңгы тәртипсезлекләр уңаеннан мәшһүр инвестор Илон Маск Бөекбританиядә сугышның котылгысызлыгы турында сөрән сала. Парламент әгъзасы һәм Британиянең танылган сәясәтчесе Найджел Фарадж: «Сез Хартлпул, Лондон, Саутпорт урамнарында күргәннәр якындагы атналарда булачак хәлләр белән чагыштырганда чүп кенә», – дип белдерә һәм Англиягә кайнар август юрый.  Трамп күптән түгел генә бер чыгышында христианнарга мөрәҗәгать итеп: «Килегез һәм тавыш бирегез… Сезгә бүтән аны эшләргә туры килмәячәк», – дигән сәер сүзләр әйтте. Президентлыкка кандидатның сүзләрен дөрес аңласак, ул, Америкада бүтән Президент сайлау булмаячак, дигән фикерне алга этәрә шикелле.

Планета зур тектоник үзгәрешләр алдында тора, бу хак. Шул үзгәрешләрне үз файдасына таба борырга теләүче көчләр бар. Алар, фетнә һәм хаосны махсус оештырып, хакимлек дилбегәсен кулга төшерергә телиләр. Милләтара һәм динара ызгышны төп кораллары итәргә җыеналар. Соңгы айларда барган иң зур бәрелешләрне анализласак, аларның уртак схема буенча үстерелүен күрә алыр идек. Июль башларында Төркиядә барган сүрияле мөһаҗирләр тетмәсен (погром) искә төшерик. Июнь ахырында бер сүрияле качак Кайсари шәһәренең базарында биш яшьлек кыз балага бәйләнде. Кызганыч, хәзер хәтта бишек балаларының да көчләнүе аз очрамый. Кешеләр акылларыннан язды. Мондый җинаятьләрне төп халык вәкилләре дә эшләргә мөмкин, мигрантлар арасында да вәхшиләр очрый. Нәфрәтләндерә, әмма вакыйганы зур резонанс бирерлек итеп оештыру өчен күп тырышырга кирәк. Югарыда сөйләнгән очрак бөтен Төркия буйлап сүрияле мөһаҗирләрнең масштаблы погромына китерде. Вакыйгага бернинди катнашы булмаган эшмәкәр мөһаҗирләрнең кибетләре яндырылды, мәгълүмат кырына мигрантларның исемлеге, яшәү урыннары күрсәтелгән хәбәрләр чыгарылды. Вазгыять аздан гына зур иттурагычка әйләнми калды. Ул хәтта Сүриядә дә зур кайтаваз бирде. Төркия Эчке эшләр министрлыгы, бу уңайдан махсус белдерү ясап: «Кемдер хаос, анархия һәм тәртипсезлекләр янгыны кабызырга теләп, илдәге бәрелешләрне озак һәм оешкан рәвештә планлаштырды», – диде. Кулга алынган фетнәчеләрдән күбесенең авыр җинаятьләр өчен төрмәдә утырып чыгучылар булуын әйтте. Министрлык качакларның паспорт мәгълүматлары җитди криптографик шифрлау астында дәүләт серверларында саклануын һәм аларның ачык мәгълүмат кырына чыгуы җитди җинаять икәнне һәм аны эшләү теләсә кемнең хәленнән килмәвен дә искә алды. Төркиягә каршы күпвекторлы махсус операция оештырылды, дигән фикер әйтте.

Игътибар белән карасак, Бөекбританиянең Саутпорт шәһәрендә дә вакыйгалар шуңа охшаган схема буенча оештырылды. Анда 17 яшьлек үсмер өч кыз баланы пычак белән үтерде, тагын берничә баланы яралады. Чыгышы белән Руандадан булган ул егет, чынлыкта Англия гражданины, шунда туган һәм үскән, исламга бернинди катнашы булмаса да, коткы таратучылар аны мөселман дип игълан итте һәм мәчетләргә һөҗүмнәр башланды, мөһаҗирләр яши торган кунакханәләр һәм тулай тораклар яндырылды. Үз өсләренә кинәт килеп төшкән бәла алдында мөселманнар кул кушырып утырмады: салкын кораллар белән коралланып, урамнарга чыкты. Илдә мөселман җәмгыятьләре күпсанлы һәм йогынтылы, зур суеш оешырга бик мөмкин иде. Кайбер җирле британлыларга эләккәләде дә: алар кыйналды. Бөекбританиянең рәсми хакимиятләре бу кыйналышта мөселманнар һәм мөһаҗирләр ягына басты. Шәһәр урамнарында полиция отрядлары белән мөселман төркемнәренең берләшкән рейдларын күзәтергә мөмкин иде. Уң карашлы нацист төркемнәр моңа бик уфтанды, әмма Лондонда янгынны шул рәвешле генә сүндереп булуын яхшы аңладылар.

Бангладешта берничә атна буе дәвам иткән зур фетнә мөһаҗирләргә каршы түгел иде. Анда башта студентлар рәсми хакимиятләрнең элекке революционерларга махсус квота биреп, җитәкче урыннарга урнаштыруларына каршы чыкты. Тыныч демонстрация генә ниятләнгән иде, әмма әллә кайдан кара көчләр протетстка килеп кушылды. Җимерү-яндырулар башланды, полиция утлы корал кулланды һәм беренче корбаннар пәйда булды. Нидидер көчләрнең демонстрантларга каршы да, полициягә каршы да ут ачуы турында мәгълүматлар күренде. Аларның кем икәнен берәү дә белмәде. Армиядә кече офицерларның гыйсъянчыларны яклаган киң катламы барлыкка килде. Дөресрәге, хәрбиләр гади халыкны үтерүгә каршы чыкты. Эш бик катлаулануга киткәч, армиянең югары җитәкчелеге инициативаны үз кулына алды: Премьер-министрга 45 минутлык ультиматум куелды һәм ул илдән чыгып качты. Инде фетнә кимүгә таба китәргә тиеш иде, әмма стихия дәвам итә әле. Аны динара, дәүләтара ызгышка үстерергә теләүче көчләр хәрәкәт итә. Индусларны үтерү очраклары бар. Һиндстан гыйсъянчыларны оештыруда Пакьстан һәм Кытайны гаепли. Илдәге вазгыятькә Дәһли тыкшына башласа, хәлләр тагын да катлауланачак. «Болар артында кемнәр тора?» дигән сорау ачык кала.

 


Фикер өстәү