«Бауман урамын күрәсем килә!» Мөгаен, Казанга кунакка килгән һәр ике кешенең берсе шәһәрнең үзәк урамын урарга телидер. Без дә, гөрләп торган җәяүлеләр урамында йөреп, туристларның хәлен белештек, үзәктәге үзгәрешләрне, «атларсыз тормыш»ны күреп кайттык.
Кунак ашы
Безгә күбрәк кем килә? Туризм белән шөгыльләнүчеләрнең кесәсен кемнәр калынайта? Шәһәрнең туризмны үстерү комитеты мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Ульяновск, Башкортстан, Чувашия, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Мари Элдан килгән туристлар аеруча үз итә. Хәер, бу инде берничә ел дәвамында үзгәрми. Кунак ашы – кара-каршы, дигән кебек, без үзебез дә күршеләрдә кунак булырга яратабыз. Тагын бераз статистика: Казанда туристлар уртача өч-дүрт көн торып кайтып китә.
Казан кунаклары – саннарда:
- 2024 елның беренче яртысында Казанга 2157500 кунак килгән. Узган елның шушы ук чорында бу сан 1770900не тәшкил иткән. Процентлар теленә күчерсәк, Татарстан башкаласына килгән туристлар саны 21,8 процентка арткан.
Иркенләбрәк йөрергә теләүчеләр, башкала гына түгел, якын-тирәдәге шәһәрләргә барырга исәпләп килүчеләр озаграк тора. Пермьнән дүртәү бергә килгән Тарасовлар гаиләсе Казанда биш көн уздырырга җыена. Узган сәфәрләре кыскарак булган, күрәсе килгән урыннарын күрергә өлгерми калганнар.
– Узганында без 2012 елда килдек. Ул чакта шәһәр Универсиадага әзерләнә иде. Бар җирдә төзелеш, бөкеләр… Ләкин барыбер ул сәфәребезне озакка истә калдырдык. Казан – бик чиста, пөхтә, матур шәһәр. Монда күңел ачу, балаларны ял иттерү өчен урыннар күп. 12 ел элек тә шулай иде ул, – дип сөйләде Любовь Тарасова.
Казанда аларны Иске татар бистәсе, Кабан күле яр буе, Казан Кремле аеруча җәлеп иткән. Милли колоритка, мәдәнияткә гашыйк булулары турында да сөйләде алар.
– Күңел ачу урыннары кайда да бар ул, ә менә милли үзенчәлекләрне күрсәтә белүче шәһәрләр аз. Миңа калса, Казан, беренче чиратта, әнә шул ягы белән үзенчәлекле. Казан тарихы турында кызыклы экскурсиядә булдык. Белүемчә, якында гына борынгы шәһәрләр бар, менә аларны да күреп кайтасыбыз килә, – ди Любовь ханым.
Алтын Казан
T-Data аналитик проекты белгечләре исәпләвенчә, туристлар арасында иң популяр саналган биш шәһәр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан һәм Калининградта яллар уздыру бәясе ел нәтиҗәләре буенча 8,7 мең сумны тәшкил итәргә мөмкин. Ел дәвамында бу сумма 4,5 процентка арткан. Шунысы кызык: башка елларда бәяләр тагын да күбрәк арткан булган. Әйтик, 2023 елда – 10,3, 2022 елда – 5,5, 2021 елда – 10,8 процентка. Моннан тыш, белгечләр сәфәр вакытында акчаларын янга калдырырга тырышучы, аеруча яшәү урынын сайлаганда экономияләүче туристларның артуын ачыклаган.
«Казанда да бәяләр бездәге кебек», – ди Тарасовлар да. Россиянең шактый шәһәрләрендә булырга өлгергән гаилә сәфәрне алдан яхшылап планлаштырырга, туристларны алдарга тырышучыларны читләтеп узарга, шәһәрдә яшәүчеләрдән арзанлырак ашау-эчү яки күңел ачу урыннарын белешергә киңәш итә.
Казан күчтәнәче күпме тора?
Экскурсовод Гүзәл Гыйматдинова Казанга килгән туристлар арасында аеруча популяр булган күчтәнәчләрне атады. Без исә башкаланың иң популяр сату нокталарында аларның бәяләрен белештек.
- Чәкчәк. 100 граммы өчен 100 сумнан башлана. Матур итеп бизәлгән савыттагылары уртача 300–500 сум.
- Казылык. 500 сумнан башлана.
- Татар чәе. Уртача 250–500 сум.
- Казан сабыны. 150 сумнан башлана.
- Күн әйберләр. Күннән тегелгән чүәкләр – 5000, сумкалар 7000 сумнан башлана. Читекле булып кайтып китәсең килсә, ким дигәндә, 8000–10000 сум акча әзерлисе. Сүз кул эшләнмәләре турында бара.
Атсыз тормыш
Казанның төп урамнарының берсендә йөрүебезнең төп сәбәбе туристларның хәлен белүдән бигрәк, андагы үзгәрешләрне барлау иде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз хезмәтләрен мәҗбүри тагучы урам бизнесы вәкилләренә карата штрафлар кертү турындагы законны имзалады. Хәзер беренче тапкыр тәртип бозучыларга кисәтү яки 1,5 мең сумга кадәр штраф, алай да аңламаучыларга 3–5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Бу яңалык шәһәр үзәгендәге тормышка ничек тәэсир иткән соң?
Беренчедән, халык теленә «Бауман атлары» булып кереп калган зур курчаклар шәһәр урамнарыннан бөтенләй юкка чыккан. Димәк, төп максатка ирешкәннәр. Кунаклар һәм шәһәр халкы җиңел сулап куйган хәтта. «Бәйләнчек» бизнес вәкилләреннән зарланучылар, фотога төшәргә тәкъдим итеп, алдап-йолдап акча эшләүчеләрне тәртипкә утыртырга тырышучылар күптән бар иде чөнки. Әлеге закон проектын тәкъдим итүчеләр сүзләре белән әйтсәк, алар бит «Татарстан башкаласының йөзенә тәэсир итә, Казан халкы һәм шәһәр кунакларында тискәре хис калдыра».
Әмма яңа закон Бауман урамында башка юллар белән акча эшләргә тырышучыларга бик ошап бетми. Анда бары тик музыкантларның гына күңеле тыныч. Хәтерләсәгез, алар өчен 2022 елда махсус сервис булдырылды. Шәһәр урамнарында чыгыш ясарга теләүчеләргә махсус сайтта теркәлеп, рөхсәт алырга гына кирәк.
«Кечкенә кызларга да штраф салырлармы?»
Ә менә кошлар/хайваннар белән фотога төшәргә тәкъдим итүчеләр, рәсем ясаучылар, ни дә булса сатып торучылар әледән-әле салынучы штрафлардан зарлана. Бу елның апрелендә Казан башкарма комитеты алар өчен бердәм кагыйдәләр булдырды. Мэрияның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, яңа карар нигезендә, урамда сату итү һәм хезмәт күрсәтү Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты белән килешү төзелгән очракта гына законлы санала. Килешү төземәгән урам бизнесы вәкилләре административ җаваплылыкка тартыла.
– Кая барып, тагын кемгә мөрәҗәгать итик соң? Без ул килешүне төзергә дә, аренда өчен акча түләргә дә әзер бит. Болай да инде үзмәшгуль буларак теркәлдек, салымнарны түлибез. Ул гына җитми, диләр. Ә нәрсә эшләргә – моны аңлатучы юк, – ди күгәрченнәр белән фотога төшәргә тәкъдим итүче егетләрнең берсе.
Казан мэриясе матбугат хезмәте дә хәзерге вакытта төзелгән килешүләрнең булмавын әйтте. Без исә, бу килешүне төзү тәртибен белешү өчен, шәһәрнең кулланучылар базары комитеты «кайнар линия»сенә һәм сатулар оештыру бүлегенә шалтыратып карадык. Әмма, кызганыч, безгә җавап бирергә буш белгеч табылмады.
Исемнәрен язмавыбызны үтенгән егетләр Бауман урамында эшләп, көн күрүчеләрнең барысын да бер иләктән иләүләренә аптырый.
– Хәзер менә хезмәтебезне мәҗбүри тагуда да гаепли башларлармы? Без бит «атлар» кебек кеше артыннан йөрмибез. Яныбызга килеп, «Фотога төшәргә буламы?» – дип сораган кешедән генә акча алабыз, – ди алар. – Кабартылган шарлар сатып йөрүче кечкенә кызларга да штраф салырлармы? Ул штрафларның ни сәбәпле салынуын да аңламыйбыз бит без…
Мэриянең матбугат хезмәте аңлатуынча, хезмәтләрен мәҗбүри тагучы урам бизнесы вәкилләренә штраф зыян күрүчедән килгән шикаять нигезендә генә салына. Дөрес, башта тикшерү уздыралар.
Кем әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Тәртип салганда барысын да көйләп-җайлап бетерер өчен, вакыт кирәк. Казан урамнарында акча эшләүчеләр дә: «Безнең сүзләргә дә колак салуларын көтәргә генә кала», – ди…