Буа районының Яңа Чәчкап авылында мәктәп ачылуга быел 100 ел тулды. Шунда бераз эшләп киткән кеше буларак чакыру алгач, бәйрәмгә кайтмый түзә алмадым. Алдан ук әйтеп куйыйм: тантаналы кичәдән репортаж түгел бу язмам. Күңелемә сыеп бетмәгән хисләрне бүлешмәкче генә булам.
Юбилейда кунак булып килгәнемә шактый вакыт үтсә дә, андагы матур мизгелләр, элекке хезмәттәшләрем, укучыларым, авылдашлар белән күрешү тәэсирләре күңелне җылытып тора әле. Бәйрәмдә төшерелгән видеоларны ачкан саен, шыгрым тулы залны, ак яулыклы бик күп апаларны, түбәтәйле чал чәчле абзыйларны күреп, йөрәкне рәхәт хисләр биләп ала. Кайчандыр үзләрен укыткан укытучыларын хөрмәт иткәнгә, мәктәп еллары турында якты хатирәләр саклаганга килгән бит алар!
«Гасыр кичкән мәктәбем!» Сәхнә диварын тутырып эленгән зур экранга шулай дип язып куелган. Белем йортының тарихын чагылдырган рәсемнәр, төрле еллар чыгарылыш сыйныфларының укытучылар белән бергә төшкән фотосурәтләре дә шунда ук урын алган. Мәктәпнең коймасы да, диварлары да шундый эчтәлекле паннолар белән бизәлгән. Спорт залына килеп керүгә, уен туплары, идәндәге өр-яңа җәймә игътибарны җәлеп итә. «1993 елгы чыгарылыш укучыларыннан», – дип тә язылган анда. Аларның үземнекеләр – Яңа Чәчкап мәктәбендәге беренче чыгарылышым икәнне дә әйтеп үтим әле җае килгәндә. Горурланмаслык та түгел шул. Шушы эшләрне башкарып чыгуга зур көч куйган кеше – элекке укучым, хәзер эшкуар Нияз Заһретдинов бит!
Тарихка да күз салып, йөз ел элек (1924 елда) Яңа Чәчкап авылын башлангыч мәктәпле иткән кешеләрнең исемнәрен атап үтим әле. Алар икесе дә – Апас районыныкы: Аюкөйдергән авылыннан Шәриф Сайкин һәм Күкшемнән Сәетша Хәбибуллин. Директор булып Сабир Садыйков эшләгән 1938–1958 елларда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. 1940 ел беренче чыгарылыш елы булуы белән истәлекле. Җидееллык мәктәпне 32 укучы тәмамлый ул чакта. Ә инде «Яңа Чәчкап урта мәктәбе» дип авыз тутырып әйтә башлау 1973/1974 уку елына туры килә. Мәктәп тирә-яктагы якын һәм ерак 9 авыл балаларын үзенә җыя. Бу зур җаваплылык шул уку елында директор итеп билгеләнгән Рафаэль Солтановка йөкләнә. Урынбасарлары Сәлим Латыйпов, Дәян Бикмуллин һәм укытучылар коллективы белән бергәләп, зур эшләр башкарыла.
Мин Яңа Чәчкап урта мәктәбендә эшли башлаган 1988 елда инде барысы да әзер иде: үзәк җылыту системасы да булдырылган, интернат та ачылган (ерак авыллардан килеп укучылар азайгач, ябылган), спорт мәйданчыгы да ясалган, мәктәп яны тәҗрибә участогы дип йөртелгән зур бакча үстерелгән, бер сменалы укытуга күчелгән, башка бинада булса да ашханәдә балаларны тукландыру оештырылган. Бары тик күңелеңне биреп эшлә генә. Ләкин үз хезмәтләренә тугры, бернинди авырлыкларга да бирешмичә, балаларга белем бирүгә бөтен көчләрен куйган укытучыларсыз боларның бер әһәмияте дә булмас иде.
Нәкъ шундый коллективка килеп кердем мин. Беренче көннән үк үземне тату гаиләнең күптәнге әгъзасы итеп тойдым. Менә хәзер күңел белән шул елларга кайтып, истәлекләр барлап утырам әле. Директорыбыз Рафаэль Солтан улы бик ипле, сабыр җитәкче булып исемдә калды. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, проблемаңны хәл итүнең җайлы юлын күрсәтә белә иде. Педагог-оештыручы Әлфия Мусина тәрбия чаралары уздырганда таянычым булса, дәресләргә әзерләнгәндә директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Зөфәр Сәлаховның принципиальлеге, таләпчәнлеге ярдәм итте. Соңрак урынбасарлар Наилә Камалова һәм Рәис Нәгыймуллин белән дә кулга-кул тотынышып, аңлашып эшләдек, шөкер. Математика укытырга дип кенә килгән кешегә башка дәресләрне дә ышанып тапшырдылар. Бер-ике ел физкультура, аннары кызларга хезмәт укыттым. Вакыт-вакыт хәтта татар теле, рус теле, информатика укытучысы да булып торырга туры килде. Сыйныф җитәкчелегенә төрле җәмәгать эшләре дә өстәлде: мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар, аннары профсоюз комитеты рәисе, соңрак тирә-як мәктәпләр математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе… Тик ярдәм кирәк чакта иңен куярга әзер хезмәттәшләр булганга, ул эшләрнең авырлыгы хәтердә калмаган. Анда үткән 12 елымны бары тик рәхмәт хисләре белән искә алам.
Укытучылар коллективы тату гына түгел, бик көчле дә иде. Бездәге кадәр күп методист, югары квалификацияле, әйдәп баручы укытучылы мәктәпләр ул елларда районда ничәү булган икән? Тирән белемле шул укытучылар әзерләгән укучылар исә, төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә җиңеп, Яңа Чәчкап мәктәбен районда гына түгел, республика, Россия күләмендә таныттылар. Ул вакытта да шулай иде, 2000–2013 елларда директор булып Зөфәр Габдулла улы эшләгәндә дә шулай булган дип беләм. Зөфәр Сәлахов җитәкчелек иткәндә, матур вакыйгалар шактый булды. Иң мөһиме – мәктәпнең җылы, матур, заманча бинасы төзелеп бетүдер, мөгаен. 2002 елда беренче укучыларын кабул итте ул. Яңа мәктәптә дәрес биреп карау үземә насыйп булмаса да, андагылар белән хәбәрләшеп, уңышларына шатланып яшим. Мәктәп берәр миллион сумлык ике грант откач, мәсәлән, үзем бүләк алган кебек сөенгән идем.
Әмма шунысы йөрәкне әрнетә: уку йорты 2022 елдан бирле «Яңа Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбе» дип атала. Ике бала укуларын үз авылларында тәмамларга бик теләгән, тик ачылмаган ул елны 11 нче сыйныф… Чөнки шулкадәр иркен, уңайлы бинада укырга балалар җитми! Узган уку елында 34 укучы булган, дүртесе тәмамлап чыгып киткән, ә киләсендә нибары өчәү өстәләчәк. Кызганыч, бу бер Буа районының гына проблемасы түгел шул. Авыл җирендә урта мәктәпләр кимегәннән-кими. «Болай булса, мәктәп үз тарихы башланып киткән чорга кире кайтып төшмәсме?» дигән уй күңелгә шом сала.
Тукта, андый уйны читкәрәк куыйк әле. Мәктәп гөрләп тора ла, 33 укучы, 14 укытучылы килеш тә бирешми, район, республика күләмендә дәрәҗәсен югары тота. 2013 елдан директор вазыйфасында булган Рөстәм Бикмуллин, тәрбия һәм уку-укыту эшләре буенча урынбасарлар Фәридә Рәхимова, Гелшат Халитова җитәкчелегендә укытучылар коллективында үз һөнәрләренә бирелгән булдыклы кешеләр эшли. Яңа Чәчкап укучыларының спорт ярышларында, фән олимпиадаларында җиңгәнен, мөгаллимнәренең һөнәри бәйгеләрдә зур уңышка ирешкәнен ишетеп-күреп торабыз. Театр түгәрәгенә йөрүчеләрнең, зона бәйгеләрен узып, Казан театрында сәхнә тотуы, ел саен республика дәрәҗәсендә оештырыла торган фәнни-гамәли конференцияләр, башка бик күп чаралар – болар барысы да укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе бит. Район хакимияте, мәгариф бүлеге вәкилләре дә Яңа Чәчкап мәктәбенең эшчәнлек ягыннан башкалардан аерылып торуын билгеләп үтте. Юбилейларда әйтелә торган матур сүзләр генә түгел бу, чыны шул. Шушы зур бәйрәмне үткәрергә алыну, аны тиешенчә башкарып чыгу үзе дә – батырлык. Мәктәпнең 70 еллыгын мин барда уздырган идек, шуңа күрә андый эшкә никадәр көч куелганын бик яхшы аңлыйм. 100 еллыкны оештыруга хезмәте кергән, акчалата, бүләкләтә булышкан, танылган артистларны чакырып, халыкның күңелен күргән һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк.
Фәния Фәизова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat