Драматургиясез театр, классикадан башы чыкмаган кино, «үзең өчен» язу һәм киләчәк турында моңсу уйлану. Язучы, драматург Мансур Гыйләҗев белән әңгәмә әнә шул хакта булды.
– Мансур абый, хәлләрегезне сорагач, «түзәрлек» дип җавап бирдегез. Татарның хәле түзәрлектән яхшырак була алмыймы әллә?
– Түзәрлек ул – әйбәт дигән сүз. Әйе, гомумән алганда, хәлебез түзәрлек. Без инде аңа ияләнгән. Түземлек ул – традицион халәт.
– Соңгы еллардагы төп уңышыгыз нидән гыйбарәт?
– Бернинди уңыш юк.
– Ә «Исәнме сез?» уңыш түгелмени?
– Бу сорауга ничек җавап бирсәм дә дөрес булмас. Минем әле бер генә постановкадан да канәгать калганым булмады. Бәлкем бу дөрестер дә. Драматург ниндидер әсәрен уңыш яки уңышсызлык дип бәяли алмый. Чөнки ул үзенә түгел, режиссер эшенә бәя бирәчәк. Уңыш… Үз гомеремдә бер мәртәбә тойдым мин аны. Утыз ел элек, «Казан егетләре» куелганнан соң. Шуннан соң ул хисне кичергәнем булмады. Әмма «Бәлки ул халәт кабатланыр» дигән хыял әле сүрелмәде. «Бичура» да бик шәп спектакль иде. Ләкин ул уңыш казана алмады. Аны хәзер телевизордан күрсәтәләр, шәп булган, диләр. Ул, чыннан да, театр сәнгатендә яңалык иде. Тик вакытыннан алдарак куелды. Шуңа күрә халык аңлап бетермәде.
– Гадәттә мәшһүрләрнең балаларын ата-анасы белән бер бизмәнгә салып чагыштырып карарга яраталар. Бу гаделме?
– Гадәти хәл инде ул, шуңа күрә бик игътибар итмим дә. Мин әти кебек язмыйм, ул минем кебек яза алмас иде. Без – төрле караштагы, төрле чор кешеләре. Мин амбициоз кеше идем. Үземне зур талант дип саный идем.
– Хәзер алай санамыйсызмы?
– Уңышка ирешмәгәч, әлбәттә, санамыйсың! «Бичура» һәм «Казан егетләре»ннән кала, нәрсә эшләдем? Алардан соң уңышлы әсәрләр язылмагач, димәк дөрес эшләнмәгән. Гәрчә бик күп язсам да. Ел саен кимендә ике пьеса һәм сценарий язам. Бернәрсә куелмый, бернәрсә төшерелми бит. Режиссерлар минем әсәрләрдән баш тарта.
– Бәлки «тыелган» темалар күтәрәсездер?
– Юк, әлбәттә, традицион темаларга алынам. Хәтерләсәң, миңа аракы һәм хатын-кыз мәсьәләсендә күп эләгә. «Исәнме сез?» фильмыннан соң да шундый күренешләр тәнкыйтьләнде. Хәзер минем бер әсәрдә дә беркем дә эчми. Ул сүзне бөтенләй оныттым. Бездә эчмиләр, хатын-кызга карамыйлар, ә балалар ниндидер могҗиза рәвешендә туа. Бу җәһәттән рус драматургиясендә бөтен сюжет, характер, буталышлар аракыга нигезләнгән. Сюжетны кая борып җибәрергә белми икән, шешә килеп чыга. Ниндидер хәлнең сәбәбен табарга кирәк икән – драматург алар эчкәннәр дип яза. Анда мантыйксыз әсәр дә, аракы килеп чыккач, бик мантыйклыга әйләнә. Мисалга Эльдар Рязановның «Җиңел пар белән!» фильмын алыйк. Әйтеп кара аракыга нигезләнмәгән дип?! Әгәр мин: «Бер кеше, яңа ел алдыннан аракы эчеп, ялгыш Чаллыга китә һәм исерек килеш бер хатынга гашыйк була», – дип язып, сценарийны безнең министрлыкка алып килсәм, кабул итәрләр идеме? Юк, әлбәттә. Махмырдан интеккән, баш төзәткән ир хатын-кыз белән үбешкән күренешне мин үзем дә бик шикләнеп карыйм. Аңа якын килерлек булмаска тиеш, нинди үбешү?! Ә халык карый, хәтта заманчалатып, ремейкы төшерелде. Гәрчә сюжеты аракы эчүгә нигезләнсә дә.
Бездә бәйләнү дигән нәрсә бар. Имеш, татар андый түгел. Без – чиста, саф, тәти халык. Ниндидер икенче дөньяда бәлкем ул шулайдыр, тик бу тормышта түгел.
– Аяз Гыйләҗев улына ялгышырга, гөнаһлар эшләргә ярыймы соң?
– Әлбәттә, ярамый. Ләкин күп ялгышлыклар эшләнә, үкенечләр дә бар. Менә хәзер, дөрес юлдан йөрмәгәнгә, аяклар авырта. Хәер, Аяз Гыйләҗев тә хатадан хали булмаган. Ул да ялгышкан, чөнки ул да – адәм баласы. Әти тормышны яраткан, ләззәтләнеп яшәгән кешеләрнең берсе иде.
– «Исәнме сез?»не Аяз Гыйләҗев укыса, ошатыр идеме?
– Әти ошатыр һәм аңлар иде. Алга китеп булса да, бер фикер белән бүлешим: бүген драматургиянең кирәге юк. Театр өлкәсен алсак, анда режиссерлар, артистлар шулкадәр көчле: алар пьесасыз да спектакль куя алалар. Бу фикерне дәлилләүче мисаллар бик күп һәм син аларны беләсең. Иң популяр спектакльләр бүген пьесасыз куела һәм алар зур уңыш белән бара. Аларның уңышы драматургиягә түгел, театрның яңа мөмкинлекләренә – тавыш, музыка, режиссура, эффектларга һәм артистлар уенына нигезләнгән. Традицион формадагы чын драматургиягә мохтаҗлык юк. Татар театрында гына түгел, рус театрларында да шул ук хәл. Яхшы сценарийлар кирәк, дигән булалар. Кирәк түгел ул! Ниндидер фикер, ситуация булса, режиссерга шул җитә. Һәр сәхнәне детальләп язуның да хаҗәте юк. Шуңа күрә мин «Микулай»да да, башка постановкаларда да канәгатьлек хисе тоймадым. Үз әсәреңне танымагач, ничек канәгать каласың инде?..
Драматургиянең шушы хәлдә калуы – минемчә, зур фаҗига. Театр сәнгатенә кино, цирк формалары кереп бара. Коточкыч мәгънәсезлек бит бу. Килер бер вакыт, аларны караган яшьләр олыгаер, шулар милләткә әйләнер…
– Кино сәнгатендә дә шушы ук хәлме?
– Нәкъ шушы ук хәл, бәлки әле анда тагын да начаррактыр, чөнки анда мөмкинлекләр тагын да күбрәк. Соңгы еллардагы рус фильмнарында да эчтәлек, мәгънә юк. Мәгънәгә ихтыяҗ булмагач, булмый инде ул. Шуңа күрә яшь драматурглар да юк. Драматургия ул – бик авыр өлкә, анда бик күп укырга, бик тырышырга кирәк. Кирәкмәгән нәрсә өчен бушка көч сарыф итү кебек килеп чыга. Шуңа күрә «Милли драматургия ни хәлдә?» – дип сорама инде син. Бу вазгыятьтә андый сорау булырга да тиеш түгел.
– Туктагыз әле, бу көннәрдә, бездә татар киносы бар, дип расларга тырышалар бит.
– Татар кинематографына нигез салынган. Мисалга татар театрын алыйк. Аның кыйбласы, традицияләре, иң мөһиме тамашачысы бар. Әле театрга йөрү дигән гадәт тә яши. Ә кинематографта кыйбла һәм форма юк. Бөтен дөньяны кызыксындыра торган тема – кеше һәм табигать. Мисалга якутларның кинематографын алыйк. Бу – феномен. Якут киносы ничек шулай таныла алды соң? Чөнки аларның кыйбласы – кеше һәм табигать, әсәрләр «Ничек исән калырга?» дигән темага нигезләнгән. Менә без дә шушы темада үзебезне таба алсак, кинематограф булачак. Ә инде буш урында зур сәнгатькә нигез салу – бик мактаулы эш. Без аны булдырдык. Яшьләр аңа аз гына кагылып карыйлар да кабынып китәләр. Бу шаукымны туктатып булмаячак. Хәзер инде мөмкинлекләр тудырылса да, тудырылмаса да, финанслау булса да, булмаса да, барыбер кино төшерәчәкләр. Кесә телефонынамы, камерагамы – анысы мөһим түгел.
Статистика дигән гаҗәеп нәрсә бар. Әйтик, кайдадыр, Голливуд булсынмы ул, Болливудмы – 100 фильм төшерелә икән, аның 1–2се генә тарихта калачак, ә 20се карарлык, 80 проценты чүп булачак. Бу – статистика, аны үзгәртеп булмый. Без, 100 фильм төшереп, 20сен карарлык итә алсак, бик яхшы булыр иде.
– Карарлык татар фильмнары бармы?
– «Күктау», «Бибинур», «Исәнме сез?», «Байгал», «Микулай». Болар – карарлык фильмнар. Тәнкыйтьләүчеләр, гадәттә, аларны карамаган була. Сүз уңаеннан, карамыйча да фикер әйтә алу ул – зур сәләт. Бездә андыйлар бихисап.
– Быел кинофестиваль «Алтын мөнбәр» дигән исемен кайтарды. Исемсез чарага караганда исемлесе саллырак, затлырак инде. Сорау исем турында түгел, кинофестивальгә бәйле вакыйга – «Бибинур» фильмы турында. Шуннан соң шундый ук шәп фильм төшерелдеме бездә?
– «Бибинур» фильмын татарлар кабул итте дип әйтеп булмый. Аны хәтта минем гаиләм дә кабул итмәде. Әмма ул яхшы картина иде. Аның белән тиңләшерлек фильмның әле төшерелгәне булмады. Чөнки кино сәнгате безнең җитәкчеләргә дә кирәк түгел. Театр бар бит, аларга шул җитә. Кино сәнгатен отчет өчен асрыйлар дигән тәэсир кала. Әйтик, чит илдән килгән кунак: «Ә сездә кино бармы?» – дип сорый икән, бар дип әйтергә «Татаркино» һәм Кинематографистлар берлеге асрала.
– Соңгы вакытта классик әсәрләр нигезендә фильмнар төшерелә башлады. Әйтик, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники әсәрләре буенча. Алар хәзерге заман тамашачысын ни дәрәҗәдә кызыксындыра ала?
– Бу дөрес юл түгел. Заманча уйларга кирәк. Минем оныклар үсеп килә, алар бит бөтенләй башкача фикер йөртә. Менә алар турында уйлыйсы, ихтыяҗларын кайгыртасы иде. Классиканы «чәйнәү»нең сере бик гади: аңа акча юнәтү җиңел. Берәр классик язучының беркайчан да куелмаган әсәре буенча фильм төшерәм дисең икән, сиңа «яшел ут» яна. Элек театрда куелмаган, аңа шушы көнгә чаклы беркем дә игътибар итмәгән икән, димәк, ул әсәр кызык түгел. Ә иң яхшы әсәрләр куелды инде алар. Хәзер яңа юлны табарга кирәк. Театрда яңа юлны табалар бит әнә. Әйтик, Илгиз Зәйни – үзе режиссер, үзе драматург. «Два в одном». Яшьлегемә әйләнеп кайтсам, берьюлы драматургияне дә, режиссураны өйрәнер идем: ГИТИСта режиссурага, Горький исемендәге институтта драматургиягә укыр идем. Минем өчен ул иң дөрес юл булыр иде. Әле тагын продюсерлыкка да укыр идем һәм яңа театр төзер идем.
– Ә иҗади яңалыкларга килсәк?
– Ахырзаман темасына киноcценарий язам. Бу – минем өчен бик җитди тема. Беренчедән мин аны тоемлыйм, үзем дә теге дөньяда булып кайттым. Икенчедән бу – гасырдан-гасырга күчеп килгән, кешелекне дулкынландырган тема. Метеорит белән бәрелешербезме, су басармы, кояш cүнәрме… Боларның берсе дә кирәк түгел, миңа калса, гаджетлар ахырзаманга китерәчәк. Без бу юлга бастык инде. Инстинктлар юкка чыгарылу, табигатьтән читләшү – менә нәрсә ул ахырзаман. Гаилә институты җимерелү – юкка чыгу адымнарының берсе. «Алтын миллиард» теориясе – ахырзаманның нигезе. Тугыз миллиард халыкның бер миллиардын калдырырга тырышу ул – тулысынча юкка чыгару инде. Барыбыз да бетәчәкбез. Һәм ул бик җиңел, ләззәтле булачак. Высоцкий җырындагыча: «…чую с гибельным восторгом – пропадаю». Ахырзаман ләззәтле булачак.
– Бик тирәнгә кереп киткәнсез әле.
– Көлке белән генә яшәп булмый бит инде. Аннан син бит миннән шундый фикер көтәсең. Һәр көнне өч агач утыртуым турында түгел. Туйдырдың бит инде шул агачларың турында сөйләп, дип әйтүчеләр дә булды. Ул агач та, киләчәк тә беркемгә кирәк түгел, билгеле. Бүгенге көн белән яшибез. Рәхәт бит, бүксәңне тутырасың да, диванга кырын ятып, берәр комедия карыйсың, маймыл кебек банан ашап, арт саныңны кашыйсың.
– Иҗат гаиләгә комачауларга мөмкинме?
– Әгәр минем хатыным әни кебек кызыксынса, иҗатны аңласа, берничек тә комачауламас иде. Кызганыч, алай булмады. Аннан соң әти чорында иҗат белән тормыш алып барып була иде. Ул дәрәҗәле һөнәр һәм матди яктан да тотрыклылык бар иде. Хәзер иҗат белән тормыш алып барып булмый. Шуңа күрә хөрмәте дә шулкадәр генә.
– Сез – гаилә кешесеме?
– Минем өчен беренче урында гаилә булды. Бу зур ялгышлык булган. Гәрчә хәзер дә балалар, оныклар дип яшәсәм дә. Чын ир-ат өчен беренче урында аның эше (минем очракта – язу) булырга тиеш. Мин андый тормыш кора алмадым.
– Иң зур теләгегез?
– Балаларым, оныкларым озын гомерле, сәламәт һәм бәхетле булсыннар.
Блиц-сораштыру
– Кешенең холкындагы иң күркәм сыйфат?
– Тырышлык.
– Иң начар сыйфат?
– Ялган.
– Сезнең хакта иң кызык гайбәт?
– «Синең өчен пьесаларны Аяз Гыйләҗев яза».