Бүген Татарстанның Бөгелмә районында трассада чит ил машиналары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт урыныннан кадрлар социаль челтәрләрдә таралган.
Кадрларда автомобильнең алгы бамперы тулысынча ватылганы күренә, детальләр асфальт буенча таралган. Кадрларда янгын күренми.
Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Булган хәлнең шартлары билгеләнә. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бер кеше юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, тагын берсе зыян күргән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat